Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Апреля , 11:43

Посёлок үзәге төзекләндерелә

Чишмәдә «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проектын гамәлгә ашыру башланды, ул Елга урамыннан Җиңү паркына кадәрге участокны төзекләндерүне үз эченә ала. Поссовет башлыгы Булат Вәлиуллин билгеләп үтүенчә, эшләр җайга салынган, планга ярашлы алып барыла һәм быел җәй төгәлләү планлаштырыла.

Посёлок үзәге төзекләндереләПосёлок үзәге төзекләндерелә
Посёлок үзәге төзекләндерелә

Исегезгә төшерәбез: 2025 елда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру»  программасы буенча төзекләндерү өчен ике территория билгеләнде. Контрактлар төзелгән, финанслау тәэмин ителгән, подрядчы билгеләнгән. Беренче территория – Дуслык проспекты, икенчесе – Төзелеш урамындагы кече архитектура формасы. Подряд-чы – «Грандстройсервис» җәмгыяте үзен яхшы яктан тәкъдим итте: оешма Җиңү паркын, җәмигъ мәчеттән алып Район мәдәният сараена кадәр тротуарны, Ленин паркын төзекләндерде. Ышанычлы оешма, дип ассызыклады Булат Вәлиуллин.

Хәзерге вакытта эшчеләр газон өчен кара туфрак китерәләр, брусчатка салалар һәм яр буе тирәсен ныгыталар. Төзелеш компаниясе җитәкчесе Әнәс Хәкимов билгеләп үткәнчә, әлеге бригада тәҗрибәле, эшкә җаваплы карый һәм әлеге юнәлештә беренче ел гына эшләми.

Кыскача әйткәндә, проект буенча асфальт юл брусчаткага алыштырылачак, бордюрлар, коймалар һәм яктырткычлар яңартылачак. Элек фонарьлар уртада урнашкан булса, хәзер аларны, кыш көне кар җыештырганда уңайсызлык тудырмас өчен, тротуардан читкә күчерәчәкләр. Районда яшәүчеләр дә проект белән кызыксына:  әңгәмә вакытында аларның эш барышын игътибар белән күзәтүләре һәм әлеге инициативаны тулысынча хуплаулары ачыкланды.

«Яңартылган проспектны күрү өчен вакытлы уңайсызлыкларга бераз түзәргә әзербез», – диләр алар бертавыштан.

2027 елда төзекләндереләсе территорияләр өчен тавыш бирү 21 апрельдә башланды.  Киләсе елда нинди территорияләр төзекләндереләчәге нәкъ менә хәзер билгеләнә. Сезнең һәр тавышыгыз – туган ягыбызның киләчәгенә өлеш кертү. Быел проектлар арасында Дуслык проспектының ике мөһим участогы бар: Киров урамыннан Яңа урамга кадәр; Яңа урамнан Елга урамына кадәр төзекләндерү. Ни өчен тавыш бирүдә катнашу мөһим? Чөнки сез үзегезнең йорты-гыз, мәктәбегез яки яраткан паркыгыз янында нәрсәләр үзгәрәчәген үзегез сайлыйсыз. Җәмәгать урыннарын төзекләндерү – ул барыбыз өчен дә уңайлылык, хәвефсезлек һәм матурлык булдыру. Бергәләп Чишмәне тагын да ямьлерәк итә алабыз. Әгәр сезгә тавыш бирүегезне сорап мөрәҗәгать итсәләр, каршы килмәгез. Никадәр күбрәк булсак, шулкадәр тавыш җыя алырбыз. Тавыш бирүгә кушылыгыз, дусларыгызга һәм якыннарыгызга сөйләгез – поселок үсешенә һәркем үз өлешен кертсен.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас