Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Апреля , 11:47

Гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды

Районнан чираттагы гуманитар йөк озатылды. Аны җыюга бар халык дәррәү кушылды.

Гуманитар ярдәм илтеп тапшырылдыГуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды

Чишмә районында ниндидер бер серле көч бар. Ул яше-картын берләштереп, сугышчылар өчен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләргә, тәмле чәй ясау өчен үләннәр җыярга, токмач кисәргә һәм дарулар алырга этәргеч бирә. Бу көч мәктәп укучыларын ветераннар белән бергә маскировка челтәрләре үрергә, ә әбиләрне исә махсус очрак өчен сакланган мамык юрганнарын сандыклардан чыгарырга мәҗбүр итә. Бу көчне үлчәп тә, атап та булмый – аны бары тик тоярга гына мөмкин.

Сугышчылар турында сүз чыкса – район читтә калмый. Бу инде үзенә күрә бер традициягә әйләнде.

Юлга әзерлек, колонна район хакимияте янына тезелгәнче, күпкә алдан башланды. Авыл клубларында яшьләр ветераннар белән бергә фронтка җибәрү өчен кирәкле әйберләр – маскировка челтәрләре, дроннан саклану өчен «юрганнар», яугирләр өчен махсус беләзекләр, шәмнәр ясадылар – бу Президент грантлары фонды ярдәмендәге зур проектның бер өлеше булды. Бөтен район бердәм сулыш белән яшәгәндәй тоелды.

«Туклану үзәге» җәмгыятеннән ит ризыклары белән 700ләп реторт-тартма китерелде. Беркем – яше дә, карты да, бюджет оешмалар хезмәткәрләре, эшмәкәрләр дә читтә калмады, һәркем үз өлешен кертте. Сугышчыларыбызга кирәкле бар нәрсә район хакимиятенә китерелде. Гуманитар йөк төялгән колонна район хакимияте янына тезелде. Кирәк-ярак әйберләр белән өч фура, районның хәрби-десант гаскәрләре ветераннарыннан техника белән трал, 680 данә фанера белән кран-манипулятор, ит төялгән ике «Газель» әзерләнде.

Юл озын булды. Колонна алгы сызыкка якынлашкан саен күңелләр ашкынды – чөнки максатка ерак калмады. Юлда барганда команда Мелитополь шәһәре мәчетенә кереп чыкты, ул юлчыларны салкынча бинасы, ак диварлары, баеп барган кояш нурларында ялтырап торган алтын гөмбәзләре һәм тынлык белән каршы алды. Хәзрәт ишек төбеннән үк якын кешеләрен көткән кебек каршы алды.

– Әссәламү галәйкүм, – дип сәлам бирде ул. Һәм бу, «тынычлык сезгә» дигән ике сүз, юл буе җыелган киеренкелекне алып ташлагандай булды.

Хәзрәт эчкә үтәргә чакырды. Мәчет эче салкынча һәм якты иде – бу гаҗәеп бер мохит, аны бары тик мондый урыннарда гына тоясың.

Ул ашыкмыйча гына, озак итеп сугыш һәм иман турында сөйләде.  Анда баручы һәркем, Аллаһы Тәгалә ризалыгы буенча эш башкара, диде.

– Сез безнең кардәшләребез янына, илебезне саклаучы-лар, тылдан китерелгән ярдәмгә, күбрәк рухи ярдәмгә мохтаҗ булганнар янына барасыз. Сез аларга кирәк-ярак әйберләр генә түгел, күңел  җылыгызның бер өлешен дә илтәсез. Бу – дөньядагы иң кадерле тойгы, – диде ул.

Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин хәзрәт аша ярдәм сүзләрен җиткерде. Команда тын калып тыңлады.

Чыгып китәр алдыннан ул һәркемне кочаклап саубуллашты.

Сүз уңаеннан, мәчет территориясендә хәзер яңасы – якты киләчәккә өмет һәм ышаныч символы төзелә. Бу мәл аеруча үзенчәлекле – юлның соңгы чакрымнары алдыннан фатиха кебек яңгырады.

Йөк машиналарын йөртүчеләрнең хезмәте дә зур батырлыкка тиң. Аларга, һава торышы нинди булуга карамастан, бик озак руль артында барырга, вакытында барып җитәргә һәм юлда игътибарлы булырга кирәк. Тукталышларның берсендә аларга район җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары һәм термослар тапшырылды.

Сугышчылар безне көткәннәр. Фураларны ачып, күпме әйбер алып килүебезне күргәч, күзләре яшьләнде.

«Егетләр, сез бу әйберләрнең безгә никадәр мөһим булуын һәм үз вакытында булуын күз алдына да китерә алмыйсыз», – диделәр алар. Маскировка челтәрләрен аеруча саклык белән сүттеләр. Аның һәр метры, сугышчылар әйтүенчә, кемнеңдер коткарылган гомере, кемнәрнеңдер кул көче, кулдан ясалган станок артында уздырылган йокысыз төннәре.

Итле ризыклар белән реторт-тартмаларны аеруча шатланып, «үзебезнең туган яктан», – дип елмаеп кабул иттеләр.

– Чишмәдәге якташларга әйтегез, без аларның ярдәмен онытмыйбыз. Һәркемгә – кемнәр бу әйберләрне теккән, бәйләгән, кемнәр безнең турыда уйлаган, барысына да рәхмәтлебез. Без бу ярдәмне тоябыз, – дип ихлас рәхмәт белдерделәр сугышчылар.

Егерме биш яшьләр тирәсендәге бер яшь кенә егет, пышылдап диярлек:

– Безнең турыда онытмауларын, безне көтүләрен белүнең никадәр мө-һим булуын күз алдына да китерә алмыйсыз. Бу чынлап та безгә көч бирә, – диде.

Гуманитар миссиядә катнашучыларны кире озатканда яугирләр районның Тарих-туган якны өйрәнү музеена сугыш трофейлары җибәрделәр. Хәзер һәр экспонат хәрби операциянең яңалыклар тапшыруындагы хәбәрләр генә булмавын искә төшерә. Боларның барысы да – кеше язмышлары.

Арытаба – өйгә таба юл. Кайту юлы һәрвакыт кыскарак тоела. Тукталышларның берсендә шофер кабинадан чыгып юл кырыендагы үлән өстенә утырды да, уйга калгандай: «Тәүдә барысы да гади кебек: син шофер, һәм бу синең эшең.

Ләкин ниндидер бер мизгелдә күңелдә башка төрле хис-тойгылар туа. Мин үземнең өмет бүләк итүче – безнең районның һәм аның халкының күңел җылысын илтеп тапшыручы булуымны аңладым», диде ул.

Икенче шоферыбыз озак кына дәшми торганнан соң:

– Алар мине кочаклап алгач, ни өчен яшәвемне аңладым, – диде.

Һәр сәфәр – йөк илтеп тапшыру гына түгел, ул ике ярны, ике дөньяны тоташтыра торган җеп.

Берсе – анда, икенчесе – монда, яугирләрне көткән туган якта. Һәм ул өзелми торган, пычак белән кисеп булмый торган җеп. Аны сакларга гына мөмкин.

Сугышчылар якташларына сәлам җибәрделәр. Һәм бу сүзләрне җиткерүебезне сорадылар: без сезне яратабыз, онытмыйбыз, һәм без, һичшиксез, җиңеп, горурлык белән өйгә кайтачакбыз!

 

Гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас