Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
16 Апреля , 09:37

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Алкин-2 поселогында  «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча Үзәк урамдагы 14-нче һәм Крючков урамындагы 12-нче йортлар алдын төзекләндерү буенча эш бара.

Төзекләндерү эшләре дәвам итәТөзекләндерү эшләре дәвам итә
Төзекләндерү эшләре дәвам итә

2025 елда башланырга тиешле проект хәзер тормышка ашырыла. Элекке йорт алды һәм балалар мәйданчыгы заманча, уңайлы һәм хәвефсез итеп төзекләндереләчәк.

Объектның субподрядчысы булып торган «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов йорт алдында барлыгы 23 агач, шул исәптән миләш һәм юкә үсентеләре утыртылачагы турында сөйләде. Машиналар кую өчен парковкалар, ә җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлар салыначак.

Хәвефсезлеккә аерым игътибар бирелә: балалар мәйданчыгы йомшак резина түшәмәле булачак.

Йорт алдында балалар өчен спорт һәм уен элементлары, өлкәннәр өчен диван сыман, уңайлы, терәлеп һәм таянып утырырга эскәмияләр, чисталыкны саклау өчен чүп савытлары, заманча декоратив коймалар, брусчатка сукмаклар барлыкка киләчәк. «Жилсервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков хәбәр итүенчә, бу йорт алдында карт агачларны кискәннәр, чүп-чарны түккәннәр. Территориядә гаражлар булмавы эшне җиңеләйтә, булган бар урын төзекләндерү өчен әзерләнә.

Лесной авыл Советы башлыгы Олег Рейтер билгеләп үтүенчә, бу халык өчен бик мөһим: әлеге йортларда балалы гаиләләр күп, аларга уйнау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен заманча мәйданчыклар, яшь аналарга сабыйларын коляскада йөртү өчен хәвефсез тротуарлар кирәк. Машиналар кую өчен яңа парковкалар да  уңайлылык тудырачак.

2019 елдан башлап «Башкортстан йорт аллары» программасын тормышка ашыру барышында республика буенча 1469, шул исәптән Чишмә районында сигез йорт алды төзекләндерелгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров искергән элементларны алыштыру һәм тәртип урнаштыру өчен әле булган йорт алларын ремонтлауга аерым игътибар бирелүен ассызыклады. Киләсе елда яңа территорияләрне төзекләндерүне дәвам итү планлаштырыла, чөнки бу халык өчен мөһим һәм кирәкле программа.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас