Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
16 апрель , 09:40

Балык тоту – кагыйдә буенча

Яз җитү белән Башкортстан елгаларында һәм күлләрендә мөһим биологик этап – балыкларның уылдык чәчү чоры башлана. Шуңа күрә балык тотуны катгый чикләү чаралары кертелә.

Балык тоту – кагыйдә буенчаБалык тоту – кагыйдә буенча
Балык тоту – кагыйдә буенча

Башкортстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм судагы биологик ресурсларны саклау бүлеге хәбәр итүенчә, 2026 елда балык тоту сроклары һәм кагыйдәләре балык тотуның төренә һәм сулыкларга бәйле рәвештә үзенчәлекләргә ия.

Республикада 15 ап-рельдән 15 июньгә кадәр бөтен җирдә сәнәгать максатында балык тоту тыела. Түбән Кама сусаклагычы һәм Агыйдел елгасы гына искәрмә булып тора, анда сәнәгать максатында балык тоту 25 апрельдән 5 июньгә кадәр тыелган. Һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын яратучылар шуны истә тотарга тиеш: алар өчен дә чикләүләр 25 апрельдән башлана һәм 5 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда елга-күлләрдә барлык төрдәге биологик ресурсларны аулау тыела. Бердәнбер искәрмә – бер калкавычлы яки су төбенә салынучы кармак белән ярдан гына балык тоту, анда да кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Шул ук вакытта, балык уылдык чәчмәгән урыннарда гына кармак салу рөхсәт ителә, аларның исемлеге Идел-Каспий бассейнында балык тоту кагыйдәләрендә катгый билгеләнгән.

Балыкчылар елның теләсә кайсы вакытында тоту катгый тыелган балыклар исемлегенә аеруча игътибар юнәлтергә тиеш: аңа рус мәрсине (осетр), кумжа (форель), таймень, хариус һәм чөгә (стерлядь) балыклары керә. Закон тотылган балыкның промысел күләмен дә катгый регламентлый. Әгәр балыкның озынлыгы билгеләнгән нормалардан кимрәк булса, аны кичекмәстән кире суга җибәрергә кирәк. Мәсәлән, җәен өчен минималь зурлык – 90 см, судак һәм сазан өчен – 40 см, чуртан өчен –

32 см, корбан балык өчен – 28 см, ә кысла өчен – 10 см. Барлык төр балыкларны тотуның гомуми тәүлеклек нормасы бер кешегә 5 килограммнан артмаска, әгәр тотылган бер балыкның авырлыгы 5 килограммнан артса, балыкчы шул бер балык белән генә чикләнергә тиеш.

Шуны истә тоту мөһим: балык тоту тулысынча тыелган участоклар да бар. Бу Агыйдел елгасының Илеш районындагы Йолдызлы сусаклагычыннан Дүртөйле районының Әнгасәк авылының административ чигенә кадәрге урыны, шулай ук Уфа районының Кызыл Яр авылыннан Тозлытауга кадәрге кисемтәләре. Бу урыннар инспекциянең махсус контролендә.

Уылдык чәчкән вакытта кагыйдәләрне бозган өчен штраф салына. Ул, балыкның авырлыгына карамастан, һәрберсе өчен икеләтә күләмдә арта. Мәсәлән, бер таймень өчен штраф күләме 21270 сум, чөгә балыгына – 9144 сум, судакка 6610 сум тәшкил итәчәк. Чуртан, сазан яки җәен балыгының бер данәсе 1850 сумга, ә корбан яки опты тоткан өчен штраф 1000 сумга төшәчәк. Хәтта башка төрдәге вак балыкларның да бер данәсе бу чорда 200 сумнан бәяләнә.

Гражданнар, оператив чаралар күрү һәм хокук бозуга юл куймау өчен, браконьерлык фактлары турында түбәндәге адрес буенча: Уфа шәһәре, Рихард Зорге урамы, 19/2, яисә 8 (347) 246-07-08 телефоны аша хәбәр итә ала.

Мөрәҗәгатьләр шулай ук электрон почта аша кабул ителә: 02@samara.fish.gov.ru. Балыкчылык кагыйдәләрен үтәү – төбәгебезнең табигый байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклау ул

Автор:Эльвина Гафарова
Читайте нас