Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
2 Апреля , 07:19

Чишмә районы язгы ташкынга әзерләнә

Яз үз көченә керә – көннәр җылыту белән бергә Чишмә районында язгы ташкынга әзерлек чаралары да активлаша. Хакимият һәм район оешмалары бу катлаулы чорны һәлакәтсез үткәрү һәм хәвефне киметү өчен бар көчен куя.

Чишмә районы язгы ташкынга әзерләнәЧишмә районы язгы ташкынга әзерләнә
Чишмә районы язгы ташкынга әзерләнә

Чишмә районы аша ике зур елга: район территориясе буйлап 80 чакрым Дим һәм 30 чакрым чамасы озынлыкта Өршәк елгалары ага.

Бу су артерияләре кар эрегән һәм су дәрәҗәсе күтәрелгән чорда аерым игътибар таләп итә. Район хакимияте әлеге мәсьәләне системалы рәвештә хәл итә. Язгы ташкын чорын исән-имин үткәрү буенча чаралар планы расланган, кичекмәстән эшкә керешү өчен бар нәрсә әзер, су басуга каршы комиссия төзелгән. Гидротехник корылмаларның торышына аерым игътибар бирелә. Өршәк елгасының үзәне чистартылган. Елга өстен шартлату якын-тирәдәге территорияләрне су басудан гына коткарып калмый, ә боз кузгалып киткәндә күперләр җимерелүдән дә саклый.

Ибраһим авыл Советы башлыгы Илдус Солтанов көн саен иртән һәм кичен Питрәй һәм Первомайский авыллары янындагы су торышын күзәтә, су басарга мөмкин булган участокларны тикшерә. Илдус Динислам улы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта су басу куркынычы юк.

Күчем авылы янында Дим елгасында боз кузгала башлаган, су агымы көчәйгән. Чишмә авыл Советы башлыгы Равил Насыйров хәбәр итүенчә, боз килеп тыгылмасын өчен күпер култыксалары һәм киртәләре вакытлыча алынган. Әлегә зур боз кисәкләре күренми.

Узган атнада авыл халкы бердәм рәвештә өмәгә чыккан. Чишмә авыл Советы хакимияте авыл активистлары һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә техника ярдәмендә Дим аша салынган күпер янында елга ярларын ауган агачлардан чистартканнар.

Дим елгасында су күтәрелгән вакытта Игнатовка аша юл ябылырга ихтимал. Андый очракта Күчем авылында яшәүчеләргә вакытлыча Горный аша йөрергә туры киләчәк. Халык моңа күнеккән инде һәм вакытлыча уңайсызлыкларга әзер. Иң мөһиме – иминлек.

Чишмә районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юлларны һәм йортлар янын су басу турында шалтыратып хәбәр итүчеләр булган инде. Мәсәлән, 29 мартта Игнатовка авылында Үзәк урамны басу-кырлардан агып төшкән кар суы баса башлаган. Экскаватор һәм авыл халкы ярдәмендә суны икенче якка ерып җибәргәннәр. Халыктан килгән барлык мөрәҗәгатьләр оператив рәвештә эшкәртелә: авыл һәм шәһәр биләмәләре башлыклары, «Ямь» һәм «Су-канал» җәмгыятьләре проблемаларны вакытында хәл итү юлын таба.

Ташкынны кисәтү чаралары һәм кичекмәстән эшкә керешергә әзерлек бу чорны күңелсез вакыйгаларсыз уздырып җибәрергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз.

Сорауларыгыз туса су басуын яки күпергә боз тыгылуын күрсәгез, бу хакта кичекмәстән 112 номеры буенча хәбәр итегез.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас