Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 март , 12:28

«Юка боз» операциясе

Шушы көннәрдә Чишмә поссоветы биләмәсендәге сулыкларда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча рейд үтте. Елгалар өстендәге язгы бозның ышанычы юк...

«Юка боз» операциясе
«Юка боз» операциясе

Боз катламының юкаруын ишарәләүче кара таплар барлыкка килгән инде. Әмма балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, һаман бәке тишеп, кармак салып утыра.

Шушы көннәрдә Калмаш сусаклагычында БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре районның административ комиссиясе әгъзалары белән берлектә чираттагы рейд үткәргәндә боз өстенә чыккан ике балыкчыга кисәтү ясалган, хокук бозу турында профилактик әңгәмә уздырылган.

Моннан тыш, елга өстеннән үткән каргизәр эзләре дә табылган. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын иминлеге һәм профилактика буенча инструкторы Алина Хәсәнова билгеләп үткәнчә, бу инде югары хәвеф сигналы, кемнеңдер үзен һәм башкаларны җитди куркыныч астына куюы. Ныклы булмаган боз өстендә, транспорт чарасы белән йөрү катгый тыела.

Районның административ комиссиясе, сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында, көзге һәм язгы чорда даими рәвештә рейдлар үткәрә. Чишмә поссоветының баш белгече Владимир Романенко билгеләп үтүенчә:

– Хокук бозучылар арасында балалар һәм үсмерләрнең азрак булуы сөендерә. Бу мәктәпләрдә һәм гаиләдә шул темага әңгәмә алып бару нәтиҗәсе. Закон нигезендә боз калынлыгы җиде сантиметрдан да азрак булганда сулыкларга чыгарга рөхсәт ителми. Моның өчен ике меңнән өч мең сумга кадәр административ штраф салына. Аның калынлыгы кимендә ун сантиметр булырга тиеш. Ләкин, боз калын кебек күренсә дә, язгы чорда астан су агымы белән юылуы турында онытмаска кирәк. Беренче карашка ныклы булып күренгән боз тозакка әйләнергә мөмкин.

Балыкчыларга мөрәҗәгать итәбез: кармак салып утырам дип, гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Язын елга-күл өстендәге бозның ныклыгы юк, суга төшеп китү куркынычы бик зур. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Иминлек барыннан да өстен булсын!

Автор: Диана Байкова
Читайте нас