Яз ашкынып килә: киләсе атнада көннәрнең тагын да ныграк җылынуы көтелә.
Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ачыклык керттеләр: фатирларны җылыту системасы календарь буенча да, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да түгел, ә һава торышы шартларына карап кына сүндерелә. Күпләр җылылык бирү билгеле бер вакытта туктатыла дип уйлый, ә чынлыкта коммуналь хезмәтләр уртача тәүлеклек температурага игътибар итә.
РФ Хөкүмәтенең 354-нче санлы карарындагы кагыйдәләр буенча, һава температурасы биш көн рәттән 8 градустан югары булганда гына җылылык бирүне туктата алалар. Бу вакытта көндезге һава торышы гына исәпкә алынмый: әгәр көннәр көндез җылытып та, төнге температура төшсә, фатирларны җылыту тукталмый.
Язгы һава торышы еш үзгәреп тора. Кинәт җылытып җибәргәннән соң еш кына салкыннар кире кайта. Муниципалитетлар тотрыклы җылы һава торышы урнашкач кына соңгы карарны кабул итәчәк.
«Чишмәэнергосервис» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Газиев билгеләп үтүенчә, батареялар шунда ук суынып бетми.
Коммуналь хезмәтләр мәгълүматларына караганда, системаны тулысынча сүндерү өчен өч көннән биш көнгә кадәр вакыт үтә: үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы әкренләп башка режимга күчерелә. Эш барышы берничә этапта оештырыла. Башта производство объектларына, аннары торак йортларга җылылык бирү туктатыла. Соңгы чиратта – социаль учреждениеләр: мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләр. Бу балалар һәм пациентлар сәламәтлеген күз уңында тотып эшләнә.
Моннан тыш, котельныйлар туктатылганнан соң торбаларда тагын берникадәр вакыт җылы су әйләнә әле. Радиаторлар әкренләп суына, һәм кешеләр башта батарея температурасының бераз гына төшүен сизә.
Район хакимиятенең рәсми хәбәрләрен күзәтеп барыгыз – алар җылыту сезоны тәмамлану турында игълан итәчәк. Карар һава торышы шартларын исәпкә алып һәм бар халык өчен уңайлылык һәм энергия нәтиҗәлелеге балансын тәэмин итү өчен билгеләнгән кагыйдәләргә туры китереп кабул ителәчәк.