Районның төрле мәктәпләреннән килгән 76 сәләтле укучы рус, башкорт һәм татар телләрендә шигырьләр һәм проза укып, үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре белән таныштырып үтәбез.
Кече төркем (7-9 яшь): Гран-прины Бәкәй авылыннан Абдулла Ганиев яулады. Чишмә поселогыннан Мәдинә Мансуровага беренче урын бирелде. Икенче урынны Шөнгәккүл авылыннан Альтан Самиков һәм Чишмә бистәсеннән Ирада Сәфәрова бүлештеләр. Өченче урын Чишмә кызлары Регина Рәҗәпова белән Амира Габидуллинага бирелде.
Өлкән төркем (13-18 яшь): Гран-при Чишмә поселогыннан Руслана Шәмсетдинова кулында.
Беренче урында – Шөнгәккүл авылыннан Кира Гребенщикова. Икенче урынны Ар авылыннан Назани Агабекян һәм Чишмә поселогыннан К рим Байбурин бүлештеләр. Өченче урын Келәш авылыннан Аяз Сәхаутдиновка һәм Чишмә бистәсеннән Полина Яковлевага бирелде.
Барлык укучылар да бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр иде, бер баланың да чыгышы игътибарсыз калмады. Чара ахырында укучыларга истәлекле дипломнар һәм китаплар тапшырылды.