Өч көнлек сәяхәт программасы бик бай булды.
Беренче көнне үк Калининград шәһәре буйлап экскурсия үтте, кичкә таба Бөтендөнья океаны музеена барырга да өлгердек, «Тирәнлек» дип аталган экспозиция карадык, анда диңгез флорасы һәм фаунасы белән аквариумнар, зур кашалот скелеты һәм Джеймс Кэмеронның Атлантика төбенә төшеп «Титаник»ны өйрәнгән батискафны күрдек.
Икенче көнне Зеленоградск шәһәренә юл тоттык. Зеленоградскидан туп-туры Курш култыгын Балтыйк диңгезеннән аерып торучы тар һәм озын комлы коры җир полосасы сузыла – бу Курш толымы. Биредә шул ук исемдәге милли парк урнашкан, туристларга анда «Королевский бор» маршруты буенча йөреп кайтырга, орнитология станциясенә барырга, Мюллер биеклегенә күтәрелергә, Эфа биеклегеннән ком дюналарына карап сокланырга һәм үз күзләрең белән легендар «Биюче урман»ны күрергә мөмкин.
Кант каберенә бардык. Анда 1724 елда Кенигсбергка берләштерелгән өч шәһәрнең гербы сурәтләнгән. Кич балалар «Пушкин картасы» буенча «Европа» кинотеатрына бардылар һәм «Салтан патша турында әкият» фильмын карадылар.
Өченче көн Урта гасыр стилендә төзелгән уникаль Нессельбек замогын караудан (ул Калининградтан ерак түгел, Орловка бистәсендә) һәм диңгез буендагы урман уртасындагы әкияти шәһәр Светлогорскка сәяхәттән башланды.
Янтарный поселогында да булдык. Ул Калининград өлкәсендә Балтыйк диңгезе яры буендагы ямьле поселок Рәсәйнең иң яхшы пляжы һәм дөньяда гәрәбә чыгару буенча бердәнбер сәнәгать карьеры белән танылган.
Гәрәбә комбинаты чыннан да уникаль урын булып тора, анда балалар гәрәбәне табу, эшкәртү һәм куллану ысуллары турында белделәр. Биредә төрле экспонатлар, шул исәптән гаять зур чимал кисәкләрен һәм гәрәбәдән эшләнгән әйберләрне күрергә мөмкин.
Комбинат шулай ук гәрәбә тарихы, аның үзлекләре һәм дөнья мәдәнияте һәм сәнгате өчен әһәмияте белән таныштыручы экскурсияләр тәкъдим итә.
Кайтып китәр көнне кич Калининградның Кафедраль соборында орган концертына бардык. Гаҗәеп матур, зур, кызыклы собор. Анда ике орган гына түгел, Кант музее һәм җиһазлары агачтан уеп ясалган китапханә дә бар.
Балалар сәяхәттән ял итеп һәм бик күп уңай тәэссоратлар алып кайттылар!
Гөлназ Халикова, ата-аналар комитеты рәисе.