Смотрда районның 13 коткару хезмәте һәм авыл биләмәләреннән янгын сүндерү машиналары белән җиһазландырылган җиде ирекле янгын сүндерү командасы катнашты. Авария-коткару эшләрен башкару һәм гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне эвакуацияләү өчен 39 берәмлек махсус техника тәкъдим ителде.
Оешмалар җитәкчеләре район башлыгына алда торган эшләргә тулы әзерлек турында хәбәр иттеләр.
– Безнең төп бурычыбыз – район халкының иминлеген тәэмин итү.
Без теләсә нинди хәлләргә әзер булырга тиеш, бүгенге чара район хезмәтләренең кирәкле ресурсларга ия булуын күрсәтте. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз, үзебезнең инфраструктураны үстерүне дәвам итәбез, – дип ассызыклады район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аларга мөрәҗәгать итеп.
Хәзерге вакытта районда Чувалкип авыл Советында янгын депосы төзү проекты гамәлгә ашырыла. Ул Абрай авылында урнашачак. Объект ике берәмлек янгынга каршы техника – автомобиль һәм трактор белән җиһазландырылачак. Газ белән җылытыла торган заманча модульле бина суүткәргеч челтәрләргә тоташтырылачак.
Чувалкип авыл Советы башлыгы Таһир Кәримов хәбәр итүенчә, яңа депо 1500дән артык кеше яшәгән җиде торак пунктның: Чувалкип, Тәпәреш, Абрай, Иске Муса, Кызылгы, Новокиевка һәм Романовка авылларының иминлеген тәэмин итәчәк. Проект сметасы расланган инде. Киләсе адымнар – төзелешкә һәм аукцион үткәрүгә рөхсәт алу. Арытаба – төзелеш эшләре, ул агымдагы елның сентябрендә башланачак.
Авария-коткару хезмәте слесаре Радик Сафин сүзләренә караганда, «Газпром Уфа» җәмгыятендә өч ел эшләү дәверендә аңа күп тапкыр янгын сүндерергә барырга туры килгән.
– Янгын чыгу турында хәбәр килгәндә, фаҗига урынына 95-нче янгын сүндерү-коткару бүлеге, электриклар һәм газ хезмәткәрләре белән барабыз. Әгәр берәр авылда янгын чыга калса, без килеп җиткәндә, кагыйдә буларак, авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары эшли башлаган була инде. Алар утка таралырга ирек бирми, – ди ул.
Смотрда катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, районның авария-коткару хезмәтләре иңендә гаять зур җаваплылык ята. Алардан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юлга чыгарга әзер булу таләп ителә. Бу барлык кирәкле техника, мотопомпалар яки гидрантлар һәрвакыт янгынга, язгы ташкынга яки башка гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәшкә тулысынча әзер булырга тиеш дигәнне аңлата.