Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 март , 12:33

Атадан күргән ук юныр...

Бүген без сезне Енгалыш авылыннан Агафоновлар гаиләсе белән таныштырырга телибез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елында якыннары турында хәстәрлек күреп, мәхәббәттә яшәүче гаиләләр турында язу аеруча күңелле.

Атадан күргән ук юныр...
Атадан күргән ук юныр...

Әле күптән түгел Агофоновларның өе балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган, биш бала: кайсы балалар бакчасыннан, кайсы мәктәптән кайтып кергән...

– Хәзер безнең өйдә балалар тавышы ял көннәрендә, оныклар кунакка кайтканда гына яңгырый, – ди хуҗабикә.

Оныклары Кристина белән Артем – аларның зур кызы Дарья һәм кияүләре Сергейның балалары. Дарья дүрт энесе арасында үскән бердәнбер кыз, алар кечкенә вакытта да, өй эшләрендә дә әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе булган ул. Бәлки, шуңа күрә дә педагог һөнәрен сайлагандыр.

Дарья Енгалыш мәктәбендә физкультура укыта, моңа кадәр балалар бакчасында тәрбияче булган. Любовь Александровна да шунда тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.

– Бөтенләй башка һөнәр турында хыялланган булсам да, балалар белән эшләү бик ошый, – ди ул.

1992 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кыз Енгалыш авылының «Восток» колхозында мал табибы булып хезмәт эшчәнлеген башлый. Колхоз таркалганнан соң ул берничә ел «Золотой Колос» крестьян-фермер хуҗалыгында ветеринар булып эшләвен дәвам итә, ләкин аннары сәүдә эшенә, азык-төлек кибетенә күчә. Ә балалар бакчасына килүенә өч кенә ел.

Ике уллары, 28 яшьлек Данила һәм 21 яшьлек Кирилл, күптән түгел өйләнгәннәр, гаиләләре белән Уфада яшиләр. Абыйлы-энеле бертуганнар йөк транспортын ремонтлау буенча слесарь һөнәрен сайлаган, әлеге вакытта бергә эшлиләр.

– Балачактан техникага тартылып үстеләр, бу кызыксыну әтиләреннән күчкәндер, мөгаен. Тормыш иптәшем дә техника белән мәш килергә ярата, – ди горурланып Любовь Агафонова.

Гаилә башлыгы әлеге вакытта махсус хәрби операциядә. Аның кул астында ике машина: «КамАЗ»һәм «ГАЗель», Херсон юнәлешендә хезмәт итә. Сугышчыларга көн саен медикаментлар һәм азык-төлек илтә, яралыларны ташый. Хәрби хезмәте өчен ул Суворов медале белән бүләкләнгән, озакламый Батырлык ордены тапшырылырга тиеш. 2022 елда исә ул гаиләсенә булган мәхәббәте һәм ярдәме өчен, шулай ук үрнәкле әти буларак, «Ата батырлыгы» бүләгенә ла-ек булган.

– Эше бик җаваплы һәм куркыныч. Ике тапкыр яраланды, шулай да кире китте. Аны да аңларга була: уртанчы улыбыз да анда бит, – ди Любовь Александровна.

Уртанчы улы тимер юл техникумын тәмамлаган язмышын хәрби хезмәт белән бәйләргә карар иткән. Армиядән соң Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм Самарада бер ел хезмәт иткәннән соң махсус хәрби операциягә киткән. Сугышчан иптәшләре белән тәүгеләрнең берсе булып Ватан сагына баскан.

– Ул ярты ел саен ялга кайта. Өйдә аны кәләше көтә, киләсе елга туй ясап өйләнешергә уйлыйлар. Тиздән дөньялар тынычланыр һәм якыннарыбыз җиңү белән өйгә кайтыр, дип өметләнәбез. Әтисе дә улыбызның туена кайта алсын иде, хәрби хезмәттә булгач, зур улларыбызның туен да күрә алмады бит, – ди ул өмет белән.

Профессиональлеге, тәрти-бе һәм катлаулы хәлләрдә югалып калмаганы өчен яугир «Сугышчан батырлык өчен» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Агафоновларның төпчек улы, 17 яшьлек Иван, Уфа авиация техникумының беренче курс студенты. Ул да, әтисе һәм абыйлары кебек, техник белгечлек сайлаган.

– Укудан соң көн саен кайтып йөри. Уфага автобус ике сәгать саен йөреп тора, бик уңайлы. Элек кенә ул шәһәргә җәяү барырга туры килә иде. Хәзер яшьләргә бөтен шартлар бар. Авылда да, шәһәрдәге кебек, гомер итү өчен уңайлыклар, кирәкле бөтен нәрсә: кер һәм савыт-саба юу машиналары, канализациясе бар, суы кергән. Кадерен белеп, куанып яшә генә!  Гаиләдә бала туса – дәүләт актив ярдәм күрсәтә. Шулай да яшьләр «үзебез өчен яшибез» дип, бала алып кайтырга ашыкмый, – дип фикере белән уртаклашты Любовь Александровна.

Агафоновларның «үзләре өчен яшәргә» беркайчан да вакытлары булмаган, ул турыда уйлап та карамаганнар. Тормыш иптәше күп балалы гаиләдә унынчы бала булып, ә Любовь Александровна дүрт абыйсы һәм апасы белән үскән. Гаилә башлыгының әнисе Ольга Николаевна «Герой-ана» орденына лаек. Ә Любовь Александровна үзе 2011 елда «Ана даны» медале алган.

– Элек, балалар үскәндә, икешәр сыер асрадык. Көтүне җидешәр көн көтә торган идек, – дип искә ала Любовь Агафонова. – Хәзер безнең хуҗалыкта дуңгыз белән тавыклар гына – йомыркасы, ите үзебезнеке. Бакчага бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр утыртабыз. Халык мәкалендә әйтелгәнчә: «Эше барның ашы бар». Безнең дә шулай, ә ярдәмчеләребез һәрвакыт җитәрлек! – ди ул.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас