Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә "Содружество ПЕРВЫХ" җәмгыяте белән берлектә гамәлгә ашырылучы әлеге проект күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
2025 елда проект командасы Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклауга юнәлдерелгән конкурста катнашып җиңү яулады һәм 761816 сум күләмендә ярдәм алды.
Грант акчасы мультфильмнар төшерү өчен кирәкле җиһазлар һәм материаллар сатып алырга мөмкинлек бирде.
Китапханәгә мультстанок, ноутбук, төсле принтер, декорацияләр һәм персонажлар ясау өчен материаллар алынды. Бу проект барышында туган телдә сөйләмен камилләштерергә теләгән 1-7 сыйныф укучылары 2026 ел дәвамында татар телендә 6 мультфильм төшерәчәк.
Балалар проект кураторы, 30-нчы китапханә мөдире, Рита Газизова җитәкчелегендә татар язучыларының әкиятләрен укып сценарийлар төзеячәкләр, декорацияләр һәм персонажлар әзерләячәкләр. Махсус мультстанокта төшерелгән мультфильмнарга тавышны да балалар үзләре яздырачак.
Яңа мультстудияне ачу чарасына мәртәбәле кунаклар: Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы Мансуров, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Фәүзи улы Әсәдуллин, Чишмә районының социаль һәм гуманитар мәсьәләләр буенча баш белгече Надежда Борисовна Идиятуллина, район китапханәсе директоры Илүзә Вәзит кызы Гыйбадуллина, проект командасы әгъзалары, укытучылар, шулай ук булачак проектта катнашачак 1-7 сыйныф укучылары килделәр . Алар татар телендә мультфильмнар төшерә башлауны түземсезлек белән көтә.
Яңа җиһазлар белән эшләүне үзләштергән яшь талантлар мультфильмнар ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр дә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, туган тел мәдәниятен саклау һәм үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров республика җитәкчелегенә мондый кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул командага һәм балаларга иҗади уңышлар теләде һәм туган телдә мультфильм төшерүнең балаларга татар телен тирәнрәк өйрәнергә һәм белемнәрен арттырырга ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
«Әкият иҗат итүчеләр: туган телдә мультфильм» проекты — балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, мультфильм төшерергә өйрәнү, татарча сөйләмнәрен камилләштерү һәм татар халкының мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә үз өлешләрен кертү өчен уникаль мөмкинлек. Әлеге проект зур юлның башы булыр һәм күпләрне яңа иҗади казанышларга илһамландырыр, дип өметләнәбез.