Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

«Дуслык фестивале» узды

Чишмә районының Әмин авылы республика бәйгесе барышында «Аек авыл» исемен алу өчен көрәшне дәвам итә.

«Дуслык фестивале» узды
«Дуслык фестивале» узды

Шушы көннәрдә биредә тагын бер чара – «Дуслык фестивале» узды. Анда төрле биләмәләр һәм авыл халкы актив катнашты, Кырмыскалы һәм Кушнаренко районнары вәкилләре дә кунакка килде.

Район Советы секретаре Надежда Емец чыгыш ясап, быел Әмин авылының 290 еллыгы билгеләп үтелүен ассызыклады.

– «Аек авыл» республика бәйгесе барышында бөтен Чишмә районы әминлеләргә җиңү тели, – диде ул.

Фестиваль программасы бай эчтәлекле булды һәм бик күңелле үтте. Кунаклар һәм хуҗалар тизлек һәм чыдамлык таләп ителгән, көч һәм тапкырлык күрсәтергә кирәк булган утын яру, чаңгы узышы кебек һәм башка төрле күңелле ярышларда катнаштылар

Авыл клублары һәм Район мәдәният сарае артистлары бәйрәм рухы тудырды, һавага җыр-моң агылды, шатлыклы көлү тавышлары көне буе тынмады.

Чарага килүчеләр үзләренең тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Әмин авылы китапханәчесе Ралина Бикбулатова, районда мондый фестивальләр ешрак оештырылсын иде, әлеге чаралар авыл халкы арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Киеренке, әмма шул ук вакытта дустанә ярышта Кырмыскалы районының Сарчишмә авылы һәм безнең районның Дурас биләмәсе командалары өченче һәм икенче урыннарны алдылар, ә җиңүче исеменә лаеклы рәвештә хуҗалар – Әмин авылы командасы лаек булды.

Әмин бердәмлек, кунакчыллык һәм сәламәт тормыш үрнәге күрсәтеп, «Аек авыл» исемен алу хокукын яклый.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас