Әмин авылы мәктәбенең 7-9-нчы сыйныф укучылары өчен Кушнаренко колледжына сәфәр нәкъ шундый мәл булды.
18 бала анда экскурсиягә генә түгел, ә бәлки, киләчәкне юллап барды. Аларны сыйныф җитәкчеләре Римма Яхина һәм Гүзәл Маликова, шулай ук директорның тәрбия буенча киңәшчесе Илсөяр Мамлеева озата бардылар. Илсөяр Ришат кызы өчен бу сәфәр аеруча кадерле булды, чөнки ул үзе дә шушы колледжда укыган, ә хәзер, күп еллар узгач, укучыларын үзе белем алган уку йорты белән таныштырырга килде.
Уку йорты белән танышу колледж директорының тәрбия буенча киңәшчесе Айгөл Хөсәенованың чыгышы белән башланды. Балалар практик мәйданчыкларда нинди һөнәр алырга мөмкин булуын үз күзләре белән күрә һәм куллары белән тотып, эшләп карый алдылар.
Иҗатка тартылучылар өчен 4-нче курс студентлары гитарада уйнау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Тимур Яхин тәҗрибәле остазлар ярдәмендә тәү тапкыр аккордлар алып, көй уйнап карады.
Медицина мәйданчыгы аеруча кызыксыну тудырды. Биредә балалар вакытлыча гына медицина хезмәткәрләренә әйләнделәр. Кирилл Маляренко өлкән курс студентлары җитәкчелегендә авыруларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнде. 8-нче һәм 9-нчы сыйныф укучылары шәфкать туташы белгечлеге белән җитди кызыксынып, манекеннар яныннан китәргә ашыкмадылар.
Кем белә, бәлки, Әмин мәктәбе укучыларының берәрсе бу вакытта чыннан да табиб булырга карар иткәндер!
Төгәллекне һәм замана технологияләрен үз итүчеләр дә читтә калмады. Геодезия мәйданчыгында балаларга бу фәннең ни өчен заманча төзелеш һәм экология нигезе булуын аңлаттылар. 9-нчы сыйныф укучылары Фирдәвес Сәфәров, Арсен Вәлишин һәм Даян Мөрсәлимов, шәһәр инфраструктурасы өчен кирәкле һөнәрнең мөһимлеген бәяләп, приборлар белән эшкә чумдылар.
Күп кенә кызлар, медицина һәм геодезиядән тыш, «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» юнәлешенә игътибар итте. Бу аеруча мөһим, чөнки 2026 елда колледж 14 белгечлек буенча укучылар кабул итәргә планлаштыра, һәм аларның барысы да бюджетта укыячак.
Укытучылары Илсөяр Мәмлиеваның студент еллары турында сөйләве аеруча тәэсирләндерде. Ул хатирәләре белән уртаклашып, колледжның аңа тормышта үз юлын табарга ярдәм итүе турында сөйләде һәм мондый сәфәрләр – каядыр барып кайту гына түгел, ә иҗади һәм бар яклап сәләтле шәхес үсешенә өлеш кертү дә, – дип билгеләп үтте ул.
Кешенең язмышын еш кына менә шундый җылы, күңелгә ятышлы һәм өмет тулы мизгелләр хәл итә.