Иске Муса авылыннан Миргалиевлар шундый гаиләнең ачык мисалы. Зимфира Мирга-лиеваның иртәдән үк эше җитәрлек: ирен эшкә, зур улларын мәктәпкә озатасы, сыер савасы, тана ашатасы, йомырка җыеп керәсе бар. Әмма авыл хатын-кызлары мондый ритмга күнеккән, аларның эше һәрвакыт төгәл план буенча бара. Иртәнге мәшәкатьләрдән соң ул өч яшьлек улы белән уйнап алырга да вакыт таба.
Малайларның картәниләре Гөлнур Мортазина да якында – шушы урамда гына тора. Балалары мәшгуль булганда ул һәрвакыт ярдәм итәргә: оныклар белән дә утырырга, йортны да карарга әзер.
Гөлнур апа тумышы белән Баймак районыннан. Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, аны шушы авылга эшкә җибәрәләр. Хезмәт эшчәнлеген ул колхозда учетчик булып башлый. Булачак ире Зөфәр Мортазинны да шунда очрата. 1980 елда аларның уллары Зинфир, ә 1994 елда кызлары Зимфира туа. Мортазиннар гомер буе колхозда эшләгәннәр. Кызлары да бухгалтер белгечлеге буенча кооператив техникум тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы уңышын исәпкә алу белән шөгыльләнә башлый.
– Декретка кадәр «Новотроицкий» җәмгыятендә склад мөдире идем, – дип сөйли Зимфира. – Бу вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәрде: склад Питрәй авылына күчте. Өч бала белән башка авылга йөреп эшләү авыррак булачак, шуңа күрә эшкә чыккач мине нинди вазифа көтәр – әлегә билгеле түгел, – ди ул.
Гаилә башлыгы Динар шул ук оешмада авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча слесарь булып эшли.
– Әлеге вакытта техниканы чәчүгә әзерлибез. Эшебез җайга салынган, коллектив бик яхшы, яшьләр күп. Иң яшь егетебезгә – нибары 25. Үрнәк алырлык тәҗрибәле хезмәткәрләр дә бар. Күптән түгел Питрәйдә яшәүче хезмәттәшебез 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның дәрт-дәрманына карап көнләшерлек! – ди Динар.
2022 елда Миргалиевлар Зимфираның туган авылыннан иркен йорт сатып алганнар. Хәзер малайларның үз бүлмәләре бар. Зурысы, 11 яшьлек Артур, әтисе кебек үк, техника ремонтлау белән мавыга. Кулыннан эш килгәне күренеп тора! Туганы ялгыш кына уенчык тракторын ватса, абыйсына «ремонт»ка илтә. Артур аны шунда ук төзәтеп, тәгәрмәчен урынына утыртып, шөребен борып та бирә.
9 яшьлек Альмир – әнисенең уң кулы. Кухняда һәрвакыт аңа ярдәмләшергә тырыша: салатка турау өчен яшелчәләр дә юа, әнисенең куллары буш булмаганда камырга он өстәргә дә булыша. Зирәк һәм шук балалар. Укулары да яхшы, «дүртле» һәм «бишле» билгеләре генә алалар. Бәләкәй уллары Алмаз күптән түгел балалар бакчасына йөри башлаган.
– Улыбыз бакчага йөри башлагач, шунда ук үсеп киткән кебек булды. Ярый әле авылда балалар бакчасы бар. Мәктәп тә ремонттан соң яңа салынган кебек. Балалар рәхәтләнеп йөриләр, укытучыларын яраталар, – ди Динар.
– Авылда балалар, өлкәннәрдән күреп, хезмәт сөеп үсә, дип саныйбыз. Аларны үз үрнәгеңдә тәбияләү мөһим, – диләр Миргалиевлар.
Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген аларның гаиләсе кебек уңган, чәмле яшьләр кирәк. Нәкъ менә Зимфира һәм Динар кебек дөнья көтә торганнары!