Инвесторларга эшләү җиңелрәк булсын өчен районда махсус корал – «инвестицион планерка» гамәлдә.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендәге инвестиция командасы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән атна саен очрашулар үтә. Анда «Эшмәкәрлек сәгате» аша узган проектлар карала.
Республика башкаласына якын урнашу һәм муниципалитетның төгәл эшләве нәтиҗәсендә зур капитал салына, яңа предприятиеләр ачыла, халыкка яңа эш урыннары һәм социаль объектлар ачыла.
Инвестицияләрнең гомуми күләме биш ел эчендә 10,2 миллиард сумнан артып китте, шуның нәтиҗәсендә 386 яңа эш урыны булдырылды, ә бюджетка салым керемнәре соңгы өч елда 1,8 тапкырга диярлек артты.
Чишмә районы инвесторларны магнит кебек җәлеп итә. 2025 елның беренче тугыз аенда гына да 276,5 миллион сумлык 9 зур проект гамәлгә ашырылган. «Оренбург» Идел буе федераль округ җәмгыяте карамагындагы бүлү үзәгенең беренче этабын эшләтеп җибәрү октябрь аеның иң әһәмиятле вакыйгасы булды. Әлеге күләмле объектка 9 миллиард сум акча салынган, биредә биш меңгә якын эш урыны булдырылачак. Тагын бер зур проект – якындагы киләчәктә төзеләчәк Ев-
разия күчмә цивилизацияләр музее территориясендәге «Кочевник» SPA-шифаханәсе. Туристларны җәлеп итү ноктасы булырга тиешле сәламәтләндерү комплексы да 6,5 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп итәчәк.
2024 елда Чишмә районында 23 инвестиция проекты уңышлы төгәлләнде. Салынган акчаларның гомуми күләме 891 миллион сум тәшкил итте, бу 203 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
«Чишмә районы уңайлы урнашкан, ул республика башкаласына якын, шуңа күрә инвесторларның кызыксынуы зур», – дип билгеләп үтте Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Михаил Изотов.
«Акчаны җәлеп итү генә түгел, проектларның финалга чыгуына да ярдәм итү мөһим. Планеркалар төрле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә булышлык итә. Һәр инвестор белән аерым эш итү һәм «инвестицион планеркалар» практикасы идеядән башлап, аны тормышка ашыруга кадәрге вакытны шактый киметергә мөмкинлек бирә», – дип билгели Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
«Районның йөздән артык инвестиция про-ектының һәрберсен системалы контрольдә тоту нәтиҗәсендә аларны тормышка ашыру вакыты сизелерлек кимеде һәм эшләр барышының ачыклыгы артты», – ди хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча урынбасары – бизнес-шериф Диана Авдеева.
Районның уңышы компанияләр эшенә бәйле. Мәсәлән, «Онест» җәмгыяте азык-төлек полиэтиленыннан пластмасса продукциясе җитештерә, үз производствосын актив үстерә. «Ричман-минерал» җәмгыяте көнбагыш кабыгыннан кыйммәтле табигый ашлама ясый. Компания үз продукциясен чит илләргә җибәреп, актив экспортер булып тора.
«1+1» җиһазлар фабрикасы елдан кимрәк вакыт эчендә зур реконструкция уздырды. 12 мең квадрат метр мәйданлы цехлар заманча автоматлаштырылган линияләр белән җиһазландырылды, бу исә производствоны тизләтергә, сыйфатны арттырырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде.
Чикләнгән бюджет шартларында район юл инфраструктурасын яхшырту өчен акыллы карар тапты. Чишмә бистәсендә карьер ташын вак таш итеп эшкәртү комплексы ачылды.
Карьер үзе Яңа Абдулла авылы янында урнашкан. Шуның аркасында вак таш бәясе 3 тапкырга кимеде, ә юлларны ремонтлау күләме 20 процентка артты, чөнки бюджет акчалары хәзер нәтиҗәлерәк сарыф ителә. Шулай ук каты өслекле юллар озынлыгы 7 процентка артты. Социаль объектларга һәм туристик урыннарга бару җиңеләйде.
Боларның барысы да җирле ресурслардан рациональ файдалану һәм нәтиҗәле идарә итү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Балачак территориясе» проекты – хакимият һәм эшмәкәрләрнең «Дуслык» сәүдә үзәгендә гамәлгә ашырылучы уртак инициативасы. Ул 200 квадрат метр мәйданда урнашкан, анда балалар интеллектуаль түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, актив ял итәләр. Идея өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын оештыру өлкәсендә эшләүче бизнес кооперациясенә нигезләнгән. «Бер тәрәзә» форматы ата-аналар өчен уңайлы, ә эшмәкәрләр өчен бу муниципалитет ярдәме белән нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге. Әлеге проектка 20 миллион сум шәхси инвестиция кертелгән, бу балалар ялы өчен урыннар кытлыгын 25 процентка киметергә мөмкинлек бирде.
Боларның барысы да Чишмә районында зур инвестицияләр җәлеп итеп кенә калмыйча, барлык халыкка яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылуын ачык күрсәтә.