Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 гыйнвар , 10:16

Закон сагында торучылар

12 гыйнвар – Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм – үзен гражданнарның хокукын һәм иреген яклаучыларга, халык һәм дәүләт мәнфәгатьләрен тәэмин итүчеләргә багышлаган кешеләргә дәүләт һәм җәмгыятьнең ихлас ихтирам күрсәтү билгесе.

Закон сагында торучылар
Закон сагында торучылар

Прокуратура хезмәткәрләре электән килгән һөнәри традицияләрне саклыйлар – гражданнарның һәм оешмаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен ныклы һәм эзмә-эзлекле яклап, хакимият һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегендә законлылыкны тергезү, җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш буенча барлык мөмкин булган чараларны кулланалар.

Мәсәлән, үткән елда район прокуратурасы тарафыннан федераль законнарның үтәлешен тикшерү, гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау барышында 1500ләп закон бозу очрагы ачыкланды, закон бозуга юл куймау максатында 1072 акт төзелде һәм өч җинаять эше кузгатылды.

Прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыруның ачык мисалларының берсе буларак, прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча юридик затларның законсыз эшчәнлек алып бару факты буенча гражданнарга карата ике җинаять эше кузгатылуын билгеләп үтәсем килә.

Тикшерү барышында шулай ук «Төзелеш материаллары комбинаты» җәмгыятендә хезмәт хакын өч айдан артык вакытында түләмәүләре ачыкланды.

Үз вакытында чара күрү нәтиҗәсендә 2 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнде, ятим балаларга торак бирү турындагы дүрт дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде, инвалидларны, шул исәптән инвалид баланы кирәкле дарулар белән тәэмин итмәү белән бәйле хокук бозулар ачыкланды.

Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 187 җинаять эше буенча гаепләү карары хупланды.

Гражданнарның район прокуратурасына җибәргән мөрәҗәгатьләр саны да артты. 2025 елда район прокуратурасына 1100дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Прокуратура хезмәткәрләре һәрбер мөрәҗәгать буенча хокукларны яклау һәм гаделлекне торгызу өчен мөмкин булган барлык чараларны күрде.

Хөрмәтле ветераннар һәм прокуратура хезмәткәрләрн! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Һәрвакыт дөреслек ягында булуыгызны, мөһим эштән тайпылмавыгызны телим. Эшебез җәмгыятькә файда, ирешелгән нәтиҗәләр канәгатьлек китерсен. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм туган илебез файдасына яңа казанышлар телим!

Нияз Сираҗетдинов, район прокуроры.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас