Бу авылда тату, тырыш, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр яши, быел авыл халкы әлеге бәйгедә үз көчен сынарга, ә иң мөһиме – бу программа чикләрендәге байтак чаралар ярдәмендә авыл тормышын тагын да җанландырырга, аек һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалу өчен анда катнашырга карар итте.
Күмәк эшне бергәләп башкару өчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килделәр. Әлеге хезмәт бәйрәме элекке заманнардан ук елның кырыс чорында ит, каурый һәм мамык чыганагы булган кош-кортларны өмәләп эшкәртү өчен җыелган авыл халкын берләштергән.
Каз өмәсе – ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу һәм үзеңнең уңганлыгыңны күрсәтү чарасы да булып торган. Бүгенге көндә дә каз өмәләре авыл тормышының бер бизәге булып кала. Заман үзгәрсә дә, халыкның гореф-гадәтләргә, бердәмлеккә омтылышы үзгәрми.
Хуҗабикә кунаклар килүгә кичтән үк әзерләнгән, таң ату белән өйдә күңелле мәшәкатьләр башланган. Тәҗрибәле каз йолкучылар уен-көлке белән оста итеп казларны йолкып, эчен-башын чистартып тиз арада эшкәртеп тә куйдылар. Аннары түшкәләрне парлап көянтәгә асып, бозлы чиста суда чайкау өчен авылның иң матур урыннарының берсе булган Таш-Чишмәгә юл тоттылар. Борынгы ышануларга караганда, киләсе елда хуҗалыкта казларның тагын да күбрәк булуын теләп, йорт алдына һәм су буена каз каурыйлары сиптеләр.
Эш барган арада Диләрә Билалованың йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Сафар авылының «Ахирәтләр» фольклор коллективы әгъзалары башкаруында халык җырлары, күңелләрне җилкендереп гармун моңнары яңгырады. Без, мәдәният хезмәткәрләре, бар эштә бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшибез, «Ахирәтләр» коллективы белән бердәм эшлибез. Форсаттан файдаланып, Светлана Урмановага, Әлифә Бикбулатовага һәм Наилә Монзаровага рәхмәтебезне җиткерәбез.
«Каз өмәсе» йоласында иң мөһиме – кешеләр белән аралашу, әлбәттә. Бу өлкән яшьтәге хатыннарның яшь кызлар белән тәҗрибә һәм эш серләрен уртаклашу, аларны каз йолкырга гына түгел, шулай ук гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтү өчен дә яхшы мөмкинлек. Бу йола төрле буын вәкилләрен һәм халыкларны берләштерә, кешеләрнең күңелендә эшкә дәрт уята һәм яшьләрдә ата-бабаларына хөрмәт тәрбияли.
Без шуның ише борынгы бәйрәмнәрне онытырга тиеш түгелбез. Каз өмәләре – үткән белән бүгенгенең, борынгы йолалар белән яңалыкның берләшүе ул. Алар авылны саклап калу, йолаларыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен бик кирәк. Шуңа күрә дә каз өмәләре әле озак еллар халыкны бергә туплап, күңелләрне шатлыкка күмәр, дип ышанабыз.
«Аек авыл» республика бәйгесе барышында оештырылган «Каз өмәсе» йөрәкләребезне җылытып, гаиләләребезне берләштереп, халкыбызның бай мирасын саклап калсын!
Айгөл Сөләйманова, Нәркәс Ганиева.