Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2025, 09:49

Язу осталыгына өйрәнәчәкләр

Рәсәй Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм Рәсәйнең Дәүләт китапханәсе тарафыннан «Даһи туган урын» проекты буенча үткән бәйгегә йомгак ясалды, һәм бөтен ил буенча 149 җиңүче арасында Келәш авылының модельле китапханәсе дә бар.

Язу осталыгына өйрәнәчәкләр
Язу осталыгына өйрәнәчәкләр

 Безнең авыл да күренекле шәхесләрнең туган бишеге булган 16 төбәк арасында!

«Даһи туган урын» – төбәкләрдә креатив индустрияләргә ярдәм итү өчен заманча инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән киң колачлы федераль проект. Мондый дәрәҗәгә ия булган китапханәләр иҗади башлангычларны үстерү үзәгенә әйләнә, бу төбәктә яшәүче халык тәҗрибәле кураторлар җитәкчелегендә профильле әдәбият белән таныша, шулай ук креатив индустрияләрнең төрле юнәлешләре буенча белем ала. Бу иҗат итәргә хыялланучы һәркем өчен бик зур мөмкинлек. Без бүгенге көндә мөһим һәм көнүзәк булган «Нәшрият эше һәм журналистика» юнәлешен сайладык.

Келәш авылының модельле китапханәсен нәшрият эшен һәм журналистиканы үстерү өчен мәйданчык итеп сайлау очраклы түгел һәм тирән мәгънәгә ия. Башкорт мәдәниятенең халык мәгърифәтчесе Зыя Камали, Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш, шулай ук РСФСРның атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева кебек бөек шәхесләрне дөньяга бүләк иткән Келәш авылы хаклы рәвештә иҗат бишеге булып санала. Яшь чишмәлеләр, алар үрнәгендә илһамланып, иҗат юлына баса һәм һәрвакыт ихтыяҗ булган журналист һөнәре серләренә өйрәнә алачаклар.

Келәш авылында гамәлгә ашырылучы «Даһи туган урын» проекты яшьләребез алдында яңадан-яңа мөмкинлекләр ачар.

Бу нәшрият эшчәнлеге һәм PR-технологияләр өлкәсендә белем алу һәм теория генә түгел! Проект яшь авторларга туган як турындагы медиа-проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. «Даһи туган урын» проекты ярдәмендә мәктәп гәзите, район тормышы турындагы блоглар, Чишмә төбәге тарихы турында подкастлар эшләргә мөмкинлек булачак.

Мондый проектта катнашу фикердәшләр белән аралашырга, уй-фикерләр белән уртаклашырга, иҗади берләшмәләр оештырырга һәм киләчәктә күңелеңә хуш килгән һөнәр табарга мөмкинлек бирәчәк. Келәш китапханәсе замана яңалыкларын югары бәяләүче җәмгыятьнең бер өлеше булырга омтыла һәм «Даһи туган урын» проекты тулы күләмдә шундый мөмкинлек бирә.

Гөлфинә Ямалетдинова, Келәш авылының модельле китапханәсе мөдире.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас