Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2025, 16:00

Хезмәт иминлеге һәм кадрлар – предприятие уңышының ачкычы

Районның алдынгы предприятиеләренең берсендә – «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә – еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Хезмәт иминлеге һәм кадрлар – предприятие уңышының ачкычы
Хезмәт иминлеге һәм кадрлар – предприятие уңышының ачкычы

2025 елда хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә, шулай ук алдынгы хезмәткәрләрне һәм бүлекчәләрне билгеләп үтүгә аерым игътибар бирелде. Тырыш хезмәткәрләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Предприятиенең генераль директоры Айдар Якупов, коллектив алдында чыгыш ясап, бу чараның күптәнге традиция булуын ассызыклады.

Һәр елны башкарылган эшкә йомгак ясыйбыз. Ел дәвамында бик күп күрсәткечләр буенча тырыш хезмәткәрләр һәм алдынгы бүлекчәләр билгеләнә, шул исәптән, хәвефсезлек техникасын үтәү, хәтта больничный алу-алмау да исәпкә алына. Яңа ел алдыннан эшкә йомгак ясау күркәм гореф-гадәткә әйләнде, – дип чыгышын башлады Айдар Вәгыйз улы.

Предприятие җитәкчесе сүзләренә караган-да, цехлар күчмә вымпеллар өчен актив «көрәш» алып бара, бу сәламәт көндәшлек тудыра.

– Бездә шулай ук мактау тактасы да бар. Узган елда чимал һәм әзер продукция ташучылар арасында алдынгы шоферларны да бүләкли башладык, – диде ул.

2025 ел йомгаклары буенча төп һәм ярдәмче бүлекчәләр арасында түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: беренче урынны лаеклы рәвештә май экстракцияләү цехы алды (цех начальнигы Р. С. Нурлыгаянов), икенче урында ТЭЦ (цех начальнигы А. В. Прокофьев), өченче мактаулы урында – МПЦ (цех начальнигы Д. М. Сөләйманов). Ярдәмче бүлекчәләр арасында быел иминлек хезмәте алдынгы урында (начальнигы Р. Н. Хәбибуллин), икенче мактаулы урында – лаборатория (мөдире Р. Р. Хисамова), 3 урында – электроцех (инженер-энергетик А. В. Бурый).

2025 ел йомгаклары буенча Чишмә май экстракцияләү заводының иң яхшы хезмәткәрләре дип электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәтләндерү буенча 5 разрядлы электромонтер Әлфир Сафиуллин (электроцех), 4 разрядлы ашлык эшкәртү аппаратчысы Рөстәм Садыйков (Шөнгәккүл чимал базасының элеватор комплексы), 5 разрядлы слесарь-ремонтчы Динар Мөэминов (рафинация цехы), әзер продукция кладовщигы Вадим Кинҗәгулов (склад участогы), 4 разрядлы җылылык утилизациясе аппаратчысы Рамил Мәхмүтов (ТЭЦ), 5 разрядлы балта остасы Салават Юнысов (ярдәмче участок), шофер-экспедитор Илдар Фәттахов (автотранспорт цехы), 6 разрядлы аппаратчы-экстракторчы Азат Нугаев (экстракция цехы), буфет мөдире Зөлфия Ганиева, смена начальнигы Владислав Каюмов (техник хезмәт) танылды.

Бүләкләнүчеләр арасында яшь хезмәткәрләр күп булуын билгеләп үтик. Аларның барысы да, нигездә, балалар үстерүче гаиләле кешеләр. Бу исә уңайлы шартлар тудырылган һәм лаеклы хезмәт хакы түләнгән предприятиегә ышаныч булуын күрсәтә.

Айдар Вәгыйз улы коллектив алдында чыгыш ясап, катлаулы заманалар булуга карамастан, предприятиедә җитәкчелек һәм хезмәткәрләр арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр саклана, дип ассызыклады. Шулай ук «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең икътисад базарында ышанычлы урын тотуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы 2026 ел тынычрак булырга вәгъдә итә, чөнки завод технологик үсешнең югары дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм хәзер ирешелгән күрсәткечләрне арттыруга игътибар юнәлтәчәк.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас