– Тормыш иптәшем Рамил белән 1978 елда өйләнешкәч, Мәҗит Гафури урамындагы 4-нче йортта яши башладык. Шул йортта балаларыбыз Раил белән Алсу туды. Гомеремнең 37 елын типографиядә эшләдем. Дус коллективыбызны әле булса сагынып искә алам. Иске йортта күршеләрем белән тату яшәдек, яңа йортта да аларның кайберләре белән күрше булуыма бик шатмын! – диде 70 яшьтә булуына карамастан, яшьлектәге чаялыгын югатмаган Зәбирә Әбүзәр кызы. – Тормышны яратам, яңа туган һәр көнгә шатланам. Барыгызга да шундый ук хисләр кичерүегезне телим. Яңа тормышка ачкыч алуда ярдәме тигән һәркемгә рәхмәтлемен, – дип бәхетле елмайды ул.
Сүз уңаеннан, фатирларның берсендә ачкычлар тапшырылган көнне үк, мөселман йоласы буенча, азан яңгырады. Яңа йортка күчүчеләр билгеләп үтүенчә, өйгә бәрәкәт иңсен өчен азан әйтергә, дога кылырга кирәк.
Гөлнара Исмәгыйлева да шатлык күз яшьләрен яшермичә, тәэссоратлары белән уртаклашты:
– Мин Ришат Әнис улы Мансуровка, Булат Салават улы Вәлиуллинга һәм безнең хыялыбызны тормышка ашыруда ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Ниһаять, күптән көткән фатирларыбызны алдык! Бу Яңа елга иң кадерле бүләк! Яңа фатирымның бусагасын беренче тапкыр атлап кергәч, куанычымнан елап җибәрдем. Ул бик ямьле, иркен, якты. Туганнарым да бу шатлыгымны уртаклашырга килделәр. Барыгызга да сәламәтлек һәм күк йөзенең тыныч булуын телим, – диде Гөлнара.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, бу вакыйга «Гражданнарны 2024-2030 елларда авария хәлендәге торактан күчерү» буенча республика программасын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалы. Яңа өйгә күчүчеләргә 2 һәм 3 бүлмәле фатирлар бирелде, бу гаиләләргә уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Хакимият башлыгы билгеләп үтүенчә, Чишмә районында гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча эш арытаба да дәвам итәчәк.