Быел музейга 70тән артык кеше бүләк тапшырды. Алар арасында безнең район халкы гына түгел, ә Уфадан, Дәүләкәннән, Яңавылдан, хәтта Ерак Көнчыгыштан килүчеләр дә булды. Бу юлы әлеге тантаналы чарада якынча 50 кеше катнашты.
Без һәр ел саен үткәрелгән эшкә йомгак ясап, туган якка битараф булмаган, музей фондын тулыландырган, безгә кызыклы һәм кадерле артефактлар тупларга ярдәм иткән халыкка – музейның чын дусларына рәхмәтебезне белдерәбез, – диде музей директоры Радик Әхмәдиев.
Абруйлы жюри бәйрәм алдыннан призлы урыннарны ачыклады.
– Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам, әнием Любовь Ибрагимова белән киңәшләшкәннән соң, карт дәүәнием – Феодосия Квитконың әйберләрен музейга тапшырдык. Ул оста куллы чигүче булган. Богомазово авылында яшәде, озын гомер кичерде. Тыл хезмәткәре иде. Музейга килүчеләр аның кул эшләренә карап соклансыннар, – диде Алеся Ибраева.
Бәйрәм программасы: экскурсияләр, бәйгегә йомгак ясау, бүләкләү тантанасы һәм концерт кызыклы һәм эчтәлекле булды. Музей экскурсоводы район тарихы һәм 2025 елда бүләк ителгән әйберләрдән оештырылган күргәзмә буенча экскурсия үткәрде.
– Бик күп кызыклы мәгълүмат белдем! Мин Питрәй авылында туып-үстем, Ибраһим һәм Дурас мәктәпләрендә укыдым. Безнең якта бик күп данлыклы кешеләр, кызыклы тарихи урыннар бар икән! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты «Музейның иң яхшы бүләк бирүчесе» бәйгесендә өченче урын алган Нина Лукьянова.
Конкурс йомгаклары буенча бәйгедә Уразбахты авылыннан килгән гаилә җиңү яулады. Зөлфия Миңнебаева әти-әнисе белән киңәшлә-шеп, музейга борынгы сандыклар, агачтан эшләнгән эш кораллары, совет чоры техникасы һәм башка әйберләр китергән. Аңа
30 мең сум акча бирелде. Тәпәреш авылыннан Нәбирә Гобәйдуллина исә икенче урын һәм 20 мең сум акча алды. Нәбирә Гатаулла кызы музейга үзенең әнисе белән дәүәнисенең күлмәкләрен, фотосурәтләрен, XX гасыр башында авыл тормышында кулланылган көнкүреш әйберләрен китерде.
Шулай ук музейгаборынгы әйберләр бүләк иткән алты кеше түбәндәге номинацияләр буенча: «Тарихны саклаган өчен» (Руфина Галиева, Тимур Шәрипов), «Гаилә тарихын саклаучы» (Вера Стручкова), «Актив бүләк бирүче» (Финат Галикәев), «Халык декоратив-гамәли сәнгатен саклаган өчен» (Җәүдәт Уразмәтов), «Совет көнкүрешен саклаган өчен» (Алик Шәрипов) – билгеләп үтелделәр. Бу чарада, гадәттәгечә, беркем дә игътибарсыз калмады – музей хезмәткәрләре аларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Кунаклар арасында музейга тагын бүләк китерүчеләр булды.
Чара ахырында ветераннар Советы агитбригадасы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде. Моңлы җырлар һәм музыкаль композицияләр, ямьле һәм уңайлы музей заллары күңелле халәт тудырды.
Тарих-крайны өйрәнү музее ачылган ун ел эчендә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган йөзләгән кеше уникаль экспонатлар бүләк иттеләр. Бүләкләр музей коллекцияләрен тулыландыручы мөһим чыганакларның берсе булып тора.
Гүзәл Ибраева, экскурсовод.