Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 декабрь , 11:17

Илне саклаучыларга ярдәм итүдә бердәм көч

«Торатау» Конгресс-холлында «Ватанга хезмәт итәм» республика форумы булды, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, аларның гаилә әгъзалары, волонтерлар, җәмәгатьчеләр катнашты.

Илне саклаучыларга ярдәм итүдә бердәм көч
Илне саклаучыларга ярдәм итүдә бердәм көч

Форум диалог, ярдәм күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчы-гына әверелде. Чарага килүчеләр аралаштылар, гаиләләр өчен хокукый, психологик һәм социаль консультацияләр булды, балалар һәм яшьләр интерактив батырлык дәресләрендә катнаштылар, күргәзмәләрдә һәм осталык дәресләрендә булдылар.

Белем бирү мәйданчыклары ветераннар хәрәкәтен үстерү, бизнеста яңа мөмкинлекләр, социаль челтәрләр һәм шәхси бренд белән эшләү, реабилитация һәм психологик ярдәм, махсус хәрби операциядә хатын-кыз роле, батырлыклар турындагы хә терне саклау, волонтерлык лидерлыгы мәктәбе, руханиларның яугирләр гаиләләре һәм хәрби операциядә катнашучылар белән эшләве, шулай ук балалар өчен патриотлар академиясе кебек көнүзәк темаларга багышланды.

Соңыннан Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән «Сорау-җавап» форматында ачык әңгәмә булды. Форум тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыру һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Әлеге чарада Чишмә районыннан рәсми делегация дә актив катнашты. Аның составына махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең тол хатыны, дүрт бала тәрбияләүче Гүзәл Камалова, Ярми авылыннан «Барысы да җиңү өчен» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова, хәрби операция сугышчысының тормыш иптәше Назгөл Михайлова, волонтер, хәрби операциядә катнашкан һәм демобилизацияләнгән Павел Корней, яшь армиячеләр белән шөгыльләнүче һәм даими рәвештә «Батырлык дәресләре» үткәрүче СВО ветераннары ассоциациясе әгъзасы Рөстәм Фәизов, актив волонтер, «Хәсән» штабы җитәкчесе Айгөл Кәримова керде.

Мондый форумнар волонтерлар һәм сугышчыларның хатыннары өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки алар алгы сызыктагыларга ярдәм итү өчен зур җаваплылык тота. Назгөл Михайлова форумнан соң үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.

«Чара бик җылы үтте, тәҗрибә уртаклашу һәм кирәкле ярдәм алу өчен чын мәйданчыкка әверелде. Бу безне тагын да ныграк рухландыра, безнең ныклы тыл, алгы сызыктагылар өчен ышанычлы терәк икәнлегебезне аңларга мөмкинлек бирә. Без ныклы булырга, һәрчак уңай карашта торырга, хатын-кызларга, туганнарга, улларыбызга таяныч булырга тиеш. Республика буенча волонтерлык штабларының күп булуы һәм аларның алгы сызыкка ярдәм итүдә зур эш башкаруы сөендерә. Яу кырындагы ирләребез игътибарсыз калмый. Алган белемнәребезне, тәҗрибәбезне һәм элемтәләрне илебезне саклаучылар һәм аларның гаиләләре турында арытаба да хәстәрлек күрү өчен кулланырбыз», диде ул.

Автор: Эльвина Гафарова
Читайте нас