«Рәсәй Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркыннан сәлам! Җыеннарның беренче көне – 7 декабрь сизелмичә дә үтеп китте. Юл бик кыска булды, «Патриот» паркы күренеше шунда ук таң калдырды: хәрбиләр көнкүрешенең үзенчәлекле энергетикасы сизелде. Бирегә ял итәргә түгел, ә мөһим чарада катнашырга килүебезне шунда гына аңладык. Безне пөхтә итеп җыештырылган, ике катлы караватлар куелган, катгый тәртип һәм өйдәгечә халәт хөкем сөргән казармаларга урнаштырдылар. Тиз арада урнашып беткәч, бердәм команда булуыбызны тойдык. Солдат ризыгы туклыклы һәм тәмле булып чыкты, ул көннең буена җитәрлек көч-куәт белән тәэмин итә. Командирлар биредәге кагыйдәләрне аңлаттылар, нинди чаралар булачагы турында сөйләделәр. Инструктаж уздык, физик әзерлек элементларын өйрәндек һәм сафта йөреп карадык – җиңел булмаса да, мавыктыргыч шөгыль! Көннәр буш үтмәде, гадәттән тыш йөкләнештән аяклар талды, әмма бу күңелгә ятышлы ару иде. Күп нәрсәләр турында белдек, яңа кешеләр белән таныштык, үзебезне чын яугирләр итеп хис иттек».
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төбәкнең тугыз уку йортыннан килгән 69 укучы биш көн буена «Ватанны саклау нигезләре» программасы дәресләрендә катнашты. Программага тактика, ату, сафта йөрү нигезләре, армиядәге көн тәртибе һәм команда рухын тәрбияләү керде. Чарада катнашучылар киңәшләшеп эш итү сәләте, җаваплылык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү кебек мөһим тормыш сыйфатларына ия булдылар.
Бу программа гадәти өйрәнүләр генә түгел, ә чыдамлылык һәм тәртип, Ватанга карата хөрмәт мәктәбе дә булып тора. Аңлы гражданлык позициясенә мөһим адым ясаучы егетләрне хуплыйк!
Хәрби җыенда катнашучылар киеренке уку программасы тәмамлангач, какшамас рухлы, тәртипле һәм бар яклап өлге булырга омтылуларын күрсәттеләр. Бу атна аларны бердәм эш итәргә, хәрби осталыкны үзләштерергә өйрәтте һәм холыкларын чыныктырды.
Хәрбиләр катнашлыгындагы онытылмаслык эстафета төп сынауларның берсе булды, анда һәркем үз көчен сынап карады.
Чара гадәттәгечә иң актив катнашучыларга дипломнар һәм «Ворошилов мәргәне» сертификатын тапшыру белән тәмамланды. Бу казанышлар үҗәтлек, батырлык һәм чигенмичә алга барырга әзерлек кебек сыйфатларны гәүдәләндерә.