Илшат Әнәс улы Латыйпов – шундый хезмәт ияләренең берсе. Аның утыз елга якын гомере Чишмә районының Иске Муса авылы һәм тракторчы һөнәре белән тыгыз бәйләнгән.
– Язмышымның башкача булуын теләмәс тә идем, – ди ул үзе.
Аның хезмәт юлы – район авыл хуҗалыгы тарихында тулы бер чор. 1997 елның июнен-нән 2011 елның июнь аена кадәр ул «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында тракторчы булып эшли. Аннары «Башкирский» МТС предприятиесенең Чишмә филиалы «Дим» бүлекчәсендә, «Новотроицкий», «БашСельхозТехника» җәмгыять-ләрендә, «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә (2024 елның октябреннән ул «Үзәк» МТС акционерлык җәмгыяте дип үзгәртелгән) хезмәт куя.
Бүгенге көндә Илшат Әнәс улы тракторда эшли. Аның хезмәте – иген чәчү һәм җир сөрүдән алып чәчүлекләрне химик эшкәртүгә кадәр авыл хуҗалыгы эшләренең тулы бер комплексы. Киләчәктә нинди уңыш алу исә турыдан-туры шуңа бәйле. Ул шулай ук сөтчелек фермасына мал азыгы әзерләү, ә көзен шикәр чөгендере ташу белән шөгыльләнә.
Илшат Әнәс улы кышын басуларны кар каплагач та эшсез тормый, комбайннарны һәм башка төрле авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда катнаша, шулай ук юлларны, ангарлар тирәсен кар көртләреннән арындыра.
Маллар кышлату чорында сөтчелек фермасында булыша, терлек азыгы төяү һәм тарату, тирес чыгару белән шөгыльләнә.
Илшат әтисенең уң кулы булып, аның янында мәш килеп үскән, җир эше аңа балачактан таныш. Буй җиткәч ул да әтисе эзеннән тракторчы булып киткән.
«Бәләкәйдән әтидән калмыйча тракторга утырып йөрдем, техника ремонтларга булыштым. Мәктәптә укыганда ук трактор йөртү таныклыгы алдым, шуннан бирле техникадан аерылганым юк», – ди И. Латыйпов.
Хәтта катлаулы 90-нчы һәм авыл хуҗалыклары таркалган икемеңенче елларда да ул һөнәрен ташламый.
«Авыр булды, әлбәттә. Ләкин баштагы вакытта гына, аннары җайланып китте. Авыл кешеләре эшләргә өйрәнгән, хезмәт белән чыныккан, өйдә дә эш җитәрлек», – ди ул.
Нинди генә тракторларда эшләргә туры килмәгән аңа, авыл хуҗалыгында һәрчак яраклы техника табыла! «Илшат Латыйпов – белемле, хезмәт сөючән, тәҗрибәле механизатор. Ул аңа ышанып тапшырылган техниканы җиренә җиткереп үзе ремонтлый, вакытында карый, бу тукталып тормаска һәм барлык эшләрне план буенча башкарырга мөмкинлек бирә», – диләр аның турында хезмәттәшләре.
Чыннан да, Илшат Әнәс улы кушылган эшне һәрвакыт югары сыйфатлы итеп башкарырга тырыша, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм хәвефсезлек техникасын үти. Аның һөнәрилеге, җаваплылыгы һәм эшкә намуслы мөнәсәбәте хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казанган.
Илшат Әнәс улын өендә һәрвакыт яраткан тормыш иптәше һәм балалары көтә. Латыйповлар өч бала үстерә, алар әле кечкенә, зур улларына нибары 11 яшь, әмма алар да хезмәтнең кадерен белә. «Безнең гаиләдә бары тик эшләп кенә уңышка ирешеп һәм куйган максатларга үрләп булуын беләләр», – ди гаилә башлыгы.
Алар нәселдән килгән хезмәт сөючәнлек балаларына лаеклы ке-шеләр булып үсәргә ярдәм итәр, дип ышана.
Эш графигы киеренке, мәшәкатьләре күп булуга карамастан, Илшат Әнәс улы яраткан шөгыленә – балыкка барырга да өлгерә. «Тик, кызганычка каршы, вакыт бик юк, ә күңел табигать кочагына тартыла», ди ул. Шулай да кайвакыт ял көннәрендә елга буенда кармак салып, яңа казанышлар өчен көч туплап кайта.
2024 елда ул җитештерү эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре, техниканың сыйфатлы эшләвен тәэмин иткәне, вакытында ремонтлавы һәм Дәүләт техник тикшерүгә әзерләгәне өчен Чишмә муниципаль район хакимиятенең, 2023 елда «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Илшат Латыйпов – чын хезмәт каһарманы, аның тормыш юлы исә сайлаган һөнәренә, туган җиренә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә традицияләренә тугрылык үрнәге ул.