Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 октябрь , 16:00

Юл буе кунакханәсе үз ишекләрен ачты

Районда туристларга һәм сәяхәт итүчеләргә уңайлы мохит булдыру өстендә ышанычлы эшчәнлек алып барыла. «Урал» М-5 трассасында район кунакларына хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшыртырга һәм юлчыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиешле заманча комплекс – «М-5» мотеле ачылды.

Юл буе кунакханәсе үз ишекләрен ачты
Юл буе кунакханәсе үз ишекләрен ачты

Бу Башкортстан төбәгендә гамәлгә ашырылучы эшкуарлыкка комплекслы ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Статистика күрсәтүенчә, үткән ел йомгаклары буенча муниципалитетларда «Эшкуарлык сәгате» форматында 3300 киңәшмә үткәрелгән, 4300 проект тикшерелгән, шуларның 697се тормышка ашырылган, ә 1082се гамәлгә ашыру стадиясендә.

2024 елда 12 меңнән артык эшкуар төрле ярдәм чараларыннан файдаланган, ә бизнесны үстерү өчен якынча егерме әһәмиятле чара оештырылган. 14 октябрьдә яңа объектны ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры урынбасары Рөстәм Байбурин, Башкортстанны үс-терү корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары Гөлнара Мифтахова, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, «Чишмә М-5» җәмгыятен оештыручылар Миңнерәис Усманов һәм Рамил Галиуллин, «Чишмә М-5» җәмгыяте директоры Илнур Уразмәтов, «Чишмә М-5» проекты җитәкчесе Энҗе Әхмәдуллина һәм БР Сәүдә министрлыгының юл буе сервисын үстерү буенча проект башлангычы җитәкчесе Наил Фәйрүзов катнашты.

Заманча комплекста ял итү өчен кирәкле бөтен нәрсә: уңайлыклары булган кунакханә, төрле меню белән кафе, чаралар үткәрү өчен банкетлар залы, гыйбадәт кылу өчен бүлмә, шулай ук автотуристлар һәм ерак араларга йөрүчеләр өчен кемпинг бар.

Биредә яхшы итеп ял итү, туклану һәм кунып чыгу өчен барлык шартлар тудырылган, шулай ук машина кую өчен иркен урын һәм кунаклар өчен уңайлы ял итү зонасы каралган.

Кунаклар символик тасманы кискәннән соң кунакханә бүлмәләрен һәм инфраструктурасын карадылар, яңа объектның мөмкинлекләре белән таныштылар һәм юл буе сервисының киләчәктә үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Чара барышында малтабарларга ярдәм итү, туристлар һәм район халкы өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия үтте.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, проект Башкортстан Республикасы Башлыгының 2021 елдагы сәфәреннән соң гамәлгә ашырыла башлады, юл буе сервисын яңартып кору башланды; соңыннан бу инициатива республиканың өстенлекле инвестицион проекты статусын алды.

Районда кәсепчелек үсешенә һәм сувенирлар сатуга аерым игътибар бирелә. Юл буендагы кунакханә территориясендә сувенирлар витринасы куелачак, анда район осталары эшләгән әйберләр сатылачак. Узып баручы туристлар һәм кунаклар Чишмә районының үзенчәлекле мәдәнияте белән таныша һәм сәләтле кәсепчеләр җитештергән үзен-чәлекле сувенирлар һәм продукция сатып алалачак.

Юл буе сервисын үстерү район икътисады үсешенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа объектлар бизнес һәм инвестицияләр өчен өстәмә мөмкинлекләр генә тудырып калмыйча, үзебезнең брендны, халкыбызның кәсепләрен үстерергә, районыбызны туристлар һәм инвесторлар өчен тагын да кызыклырак итәргә булышлык итәчәк.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас