Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 октябрь 2025, 17:16

Мәктәпнең алтын юбилее

17 октябрь көнне Чишмә поселогының 4-нче мәктәбе алтын юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне мәктәп төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, ветеран-укытучылар, укучылар һәм мөгаллимнәр, дәрәҗәле кунаклар һәм мәктәп тарихы һәм тормышы белән бәйле барлык кешеләр өчен үз ишекләрен ачты.

Мәктәпнең алтын юбилее
Мәктәпнең алтын юбилее

Ямьле мохит хөкем сөргән мәктәп фойесында кунакларны укучылар һәм педагоглар каршы алдылар. Алар өчен концерт күрсәтелде, аннан соң яңартылган уку йорты буйлап экскурсия тәкъдим ителде. Мәктәп 2023 елда капиталь ремонт үткәрелгәннән соң сизелерлек үзгәргән. Кунакларны якты коридорлар һәм заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре сокландырды.

Чыгарылыш сыйныфлар билгеләп үтүенчә, балаларга уку һәм ял итү өчен бөтен уңайлы шартлар бар, мәктәптә һәр укучының актив иҗади үсешенә ярдәм итүче дустанә һәм ил-һамландыргыч мохит булдырылган.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Альмира Таһир кызы хөрмәтле хезмәттәшләре белән мәктәптә гомер буе иңгә-иң куеп эшләгән елларын сагынып искә ала һәм бүгенге көндә уңышлары белән сөендергән лаеклы кешеләр укытып чыгаруы белән горурлана.

Укытучы күптән түгел сыйфатлы ремонт ясалуын билгеләп үтте.

«Барысы да уйлап эшләнелгән, вак-төякләр дә исәпкә алынган. Хәзер коридор идәннәренә таймый торган линолеум җәелгән, ул без эшләгән заманда ук бик кирәк иде. Ике катлы култыксалар урнаштырылган – биеге зурлар, тәбәшәге кечерәк балалар өчен», диде ул.

Альмира Әхмәтшина билгеләп үтүенчә, мәктәп ветеран-укытучыларын онытмый: төрле чараларга чакыра. Элекке хезмәттәшләр өчен һәр очрашу – бәйрәм, бергәләп эшләгән елларны искә алалар, мәктәп яңалыклары турында сөйләшәләр һәм яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклашалар.

Икенче катта кунакларны сәләтле балалар кулы белән эшләнгән, көз темасына багышланган күргәзмә каршы алды. Чагу кызгылт-сары төсләр балкып торган күргәзмә күптән көтелгән очрашуның дустанә мохитен тагын бер кат ассызыклады.

Янәшәдә генә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныфларның, яшьлек-тәге фотосурәтләрне карарга мөмкин булды. Өлкән яшьтәге кунаклар, мәктәптә укыган чакларын искә алып, елмаеп, балачакта төшкән таныш йөзләр арасыннан үзләрен эзләделәр.

1977 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре белән «Саша Бондаренко, Соня Әюпова һәм Федя Яковлев», дип таныштырдылар. «Без – мәктәпнең икенче чыгарылышы. Кызганычка каршы, беренче чыгарылыштан беркем дә килмәгән, бик тә очрашасы килгән иде. Искә төшерер хатирәләр бар», – диделәр алар.

«Без мәктәпнең яңа бинасында укыдык. Ул вакытта да бар җирдә шулай ук чиста һәм пөхтә иде. Хәзер биредә күп нәрсәләр үзгәргән, әмма бу диварлар безнеке, алар бездә сагыну хисләре уята», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар сыйныфташлар.

Мәктәп буенча экскурсиядән соң очрашуга килгән кунаклар актлар залына җыелдылар. Биредә аларга иҗади коллективлар тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде. Ләкин күңелле сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле.

Әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм биредә еш кунак булган район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров «Родник» баскетбол командасы өчен спорт формасы сатып алуга сертификат тапшырды. Бу яшь спортчыларга яңадан-яңа җиңүләр яуларга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде ул. Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Энҗе Әхмәдуллина сәләтле укучылар өчен музыкаль җиһазлар алуга сертификат бирде.

1997 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Венера Даутова мәктәп елларында булган кызыклы вакыйга турында сөйләде.

«Поселок үзәгендә яши башлагач, мине башка мәктәпкә күчерделәр. Дәресләрдән качып бирегә, үз мәктәбемә, сыйныфташларым янына килә идем. Әти-әни алып киткәнче берничә дәрес утыра идем», – дип елмаеп искә алды ул.

Венера үзен аңлаган һәм мондый гамәле өчен аңа бер тапкыр да кисәтү ясамаган укытучыларына әлегә кадәр рәхмәтле булуын ассызыклады.

«Мәктәп ремонттан соң үзгәргән: яктырак, уңайлырак булып киткән, укучыларга тырышып белем алу һәм ял итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган», – диде ул һәм элекке сыйныфташлары белән биредә ешрак очрашырга теләк белдерде.

Кичә азагында чараны оештыручылар флешмоб уены уздырдылар, аның барышында төрле категориядәге чыгарылыш сыйныфларны: укытучыларны һәм мәктәп укучыларын, ветеран-педагогларны һәм мәктәпне тәмамлаган элекке укучыларны, күп балалы ата-аналарны һәм хәрбиләрне, «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте һәм «Солнышко» балалар бакчасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Барысы да лаеклы алкышларга күмелде!

Әлеге мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашучы «Рябина» позывнойлы Миләүшә Макарова киләчәктә уңышлар, тырыш укучылар һәм рәхмәтле ата-аналар булуын теләде. Ул билгеләп үтүенчә, кайчандыр үзләре укып чыккан мәктәпнең гөрләп торуын күрү – һәр чыгарылыш укучысы өчен горурлык.

Кунаклар бәйрәм ки-чәсе тәмамланганнан соң да бик озак таралышмадылар. Алар сыйныф бүлмәләрендә үзләре утырган парталар артына утырып рәхәтләнеп аралаштылар, мәктәп елларын искә алдылар. Һәр кабинетта очрашу кичәләрен ешрак үткәрү мөһимлеге турында телгә алынды, чөнки, ничә яшьтә булуыңа карамастан, уйларыңда гына булса да балачакка кайту, хатирәләр белән уртаклашу һәрвакыт күңелле.

 

Автор: Диана Байкова
Читайте нас