Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы – ул халыкка үзләре яшәгән торак пункт үсешенә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирүче механизм. Ул халыкның турыдан-туры катнашлыгында урындагы дәрәҗәдәге социаль мәсьәләләрне хәл итәргә, аларны финансларга һәм проектларны гамәлгә ашыруның барышын тикшереп торырга мөмкинлек бирә. Һәр проектка республика бюджетыннан ел саен 1,2 миллион сумга кадәр субсидия бүленә.
Агымдагы елда Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте халыкның актив катнашуына иреште һәм бу алым көтелгән нәтиҗәгә китерде: бәйгедә катнашкан биш проект та җиңү яулады. Бу статистика халыкның активлыгы һәм тәкъдим ителгән башлангычларны дөрес формалаштыра һәм команданың һөнәрилеге турында сөйли.
Сайлап алу этабын уңышлы үткән мөһим проектларның берсе – су белән тәэмин итү хезмәте өчен «Газель Соболь» автомобилен сатып алу. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 1 миллион, ә район бюджетыннан 400 мең сумнан артык акча бүленде.
Өр-яңа «Газель Соболь» ачкычы тантаналы шартларда «Чишмә су-канал» предприятиесе җитәкчесенә тапшырылды. Бу су белән тәэмин итү хезмәтенең автотранспорт паркын яңа техника белән тулыландыру гына түгел, ә эшләрнең тиз арада башкарылуын һәм нәтиҗәлелеген дә арттыру дигән сүз.
Хәзер аварияләр булган урыннарга тиз арада барып, су торбаларын ремонтлап, халыкны су белән өзлексез тәэмин итәргә мөмкинлек булачак.
Бу гражданнарның, район хакимиятенең республика ярдәмендә уртак тырышлык белән тормыш сыйфатын яхшыртуының нибары бер уңай мисалы.