– Башкортстан Башлыгы «Безнең бурыч – республика халкының сәламәтлеген саклау өчен телемедицина мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланырга өйрәнү», дип билгеләп үтте. Уфада кардиоүзәкнең һәм инсультлар мониторингы үзәгенең яңа хирургия корпусын ачуның әһәмиятен ассызыклап, фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүче һәр фельдшер медицина белгечләре белән оператив элемтәгә керә һәм тиз арада дөрес карар кабул итә алсын өчен медицина хезмәткәрләрен онлайн-режимда эшләргә өйрәтүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Урал Фердәүс улы, безнең Чишмә районында цифрлы технологияләр, республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, гомерләрне саклап калырга ярдәм итәме?
– Чыннан да, чара күрү нәтиҗәсендә республиканың кан тамырлары үзәкләренә профильле госпитализация 99,2%ка кадәр артты, ә миокард инфарктыннан хастаханәдә үлем очраклары 5,6%ка кадәр кимеде. Цифрлы технологияләрне куллану бу эштә зур роль уйный, кеше гомеренә куркыныч янаса, оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
– Моның практикада, Чишмә районы мисалында ничек эшләве турында тулырак сөйли алмассызмы?
– Әлбәттә. Мәсәлән, пациент безнең амбулатор хезмәткә йөрәк авыртуына зарланып мөрәҗәгать итә. Әгәр участок терапевты ниндидер кардиологик проблемалар күрсә, әлбәттә, башта тикшерү үткәрә, электрокардиограмма (ЭКГ) төшерә һәм нәтиҗәсен тиз арада турыдан-туры безнең район дәваханәсенә җибәрә. Функциональ диагнос-тика табибы аны карый, диагноз куя һәм рекомендацияләр яза.
– Әгәр табиб кисскен чир билгеләре күрсә?
– Бу очракта мәгълүмат кичекмәстән район дәваханәсе кардиологына җибәрелә. Мондый хәлләрдә вакытның хәлиткеч булуын аңлыйбыз, һәм оператив элемтә безгә тиз арада тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
– Арытаба пациент белән ничек эш алып барыла?
– Пациент амбулатор хезмәткә мөрәҗәгать иткәндә кардиолог яки участок табибы кардиологик авыру билгеләрен күрә икән, комплекслы скрининг үткәрелә. Әгәр тайпылышлар ачыкланса, безнең табиблар ЦУССРга (Йөрәк-кан тамырлары чире белән идарә итү үзәгенә) мөрәҗәгать итәләр. Әлеге үзәк белгечләре Республика кардиология үзәге кардиологы белән киңәшләшәләр һәм арытаба нәрсә эшләргә кирәклеген билгелиләр.
– Нинди вариантлар булырга мөмкин?
– Монда, Радий Фәрит улы билгеләп үтүенчә, ике төп сценарий бар. Беренчесе – пациентны ашыгыч рәвештә Уфага җибәрү. Икенчесе – әгәр кискен тайпылыш булмаса, үзәк белгечләре дарулар белән дәвалану терапиясен билгели һәм пациентны участок терапевты яки кардиолог тарафыннан күзәтүне оештыра.
– Ягъни, мондый алым ярдәмендә район халкы районнан читкә чыкмыйча гына үз вакытында һәм квалификацияле ярдәм ала, бу республика җитәкчелеге куйган бурычларга туры килә.
– Бик дөрес. Цифрлы технологияләр безгә пациентның хәлен тиз арада бәяләргә, республиканың алдынгы белгечләреннән консультация алырга һәм кыска вакыт эчендә дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметүгә һәм гражданнарыбызның сәламәтлеген саклауга турыдан-туры йогынты ясый.