Озак уйлап тормастан, стенд янында басып торган кыз янына бардым һәм Бөек Ватан сугышы чорында җирләнгән туганнарны ничек табарга мөмкин булуын сорадым. Ул Беларусь Республикасының Витебск өлкәсе башкарма комитетының спорт һәм туризм идарәлеге хезмәткәре Светлана Астанина булып чыкты, миңа шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.
Витебск шәһәре хакимиятенә, эшләр белән идарә итүче Татьяна Александровнага шалтыраттым. Ул миңа абыемны – әнинең икенче энесен күчереп күмгән урынның кайда булуы турында мәгълүмат бирде.
2024 елның сентябрендә тагын Беларуська бардым. Брест крепостендә, Хатыньда һәм башка урыннарда булдым. Аннары Витебскига киттем һәм Новкин авыл Советы башлыгы Денис Игоревич Жаворонковка шалтыратып сөйләштем. Ул мине 1924 елгы абыем Хәбиров Миңнегали Басыйр улы җирләнгән мемориалга алып барды. Без кабер ташына уеп язылган меңләгән исемнәр арасында аның фамилиясен эзләп таптык. Мин һәйкәлгә чәчәкләр һәм абыйның туган авылы Каранъелгадан алып барган бер уч җир салдым.
Шуннан соң үзем яшәгән шәһәр архивлары аша мәгълүмат эзли башладым. Юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитетына һәм Башкортстанның Милли архивына мөрәҗәгать иттем, шулай ук Чишмә районы хәрби комиссариаты архивына барып кайттым. Әмма бернинди мәгълүмат тапмадым. Әнинең иң зур абыйсы – 1920 елгы Хәбиров Байтимер Басыйр улы турында мәгълүмат эзләдем. Туганнарына килгән хаттан аның хәбәрсез югалуы турында билгеле. 1948 елда килгән икенче хатта аның Германиядә әсирлектә һәлак булуы турында хәбәр ителгән.
Мин Германия архивларына хатлар яздым. Арользен архивыннан мин мөрәҗәгать итә алырдай архивлар исемлеге белән җавап килде. Шул ук вакытта кыз туганнарымнан әниебез саклаган фотосурәтләрне табуларын сорадым.
Андагы язулар буенча Байтимер Хәбировның 1920 елда тууы, 1940 елның 18 октябрендә армия сафларына китүе, 1941 елның июненә кадәр Волковыск шәһәрендә хезмәт итүе турында белдем.
Яңа мәгълүматларга нигезләнеп, Волковыск шәһәре хакимиятенә, Германия, Рәсәй Федерациясенең дәүләт, РФ Оборона министрлыгының үзәк архивларына һәм башка урыннарга хат язып җибәрдем. Алардан җаваплар килгәч, абыем Байтимернең язмышы турында белдем.
2025 елның 9 маенда гаиләм белән герой абыемнарның фотосурәтләрен алып, Җиңү парадына юл тоттык һәм «Үлемсез полк» акциясендә катнаштык.
2025 елның июлендә тагын Белоруссиягә киттем. Волковыск шәһәрендә, абыем армиядә хезмәт иткәндә яшәгән казармаларны күрдем. Молодечно шәһәренең Шталаг 342 мемориал комплексына барып чәчәкләр һәм абыйның туган авылыннан алып барган җирне салдым. 21-нче санлы кабер ташын күрдем. Аннан әнисенең, минем картәниемнең, каберенә салырга дип җир алдым. Сәфәрдән кайткач, мәрхүмнәр рухына Коръән укытып, бу җирне абыйның әнисенең каберенә илтеп салдык.
30 сентябрьдә документларның күчермәләрен Чишмә районының хәрби комиссариаты архивына һәм музейга тапшырдым. Иң мөһиме эшләнсә дә, эзләнү эшләрен арытаба да дәвам итәчәкмен, чөнки хәтер вакыттан көчлерәк!