Без алар белән горурланабыз, алардан өйрәнәбез, авырлыкларны җиңәргә һәм үз сүзләренә тугры калырга ярдәм иткән зирәклекләренә тиңләшәбез.
Аларның тормыш сөючәнлеге – илһам чыганагы. Башларыннан кичкәннәргә карамастан, өлкәннәребез киләчәккә ышаныч һәм өмет нуры саклап калдылар.
Алар сөйләгәннәр – бер генә дәреслектә дә табып булмый торган тарих сабаклары. Без аларны сакларга, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм игътибар белән уратып алырга тиешбез, чөнки өлкәннәр – безнең байлыгыбыз, мирасыбыз. Аларның тәҗрибәсе, зирәклеге һәм тормыш сөючәнлеге безнең өчен дөрес юл күрсәтүче компас булсын.
Кадерле ветераннарыбыз, тугрылыгыгыз, хезмәтегез, зирәклегегез өчен рәхмәт сезгә! Бүген без өлкән буынны – үзләренең хезмәте, батырлыгы һәм үрнәкле тормышы белән районыбыз, республикабыз һәм бөтен илебезнең ныклы нигезен салучыларны аеруча җылы котлыйбыз.
Һәр авылда, һәр оешмада Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләр яңгырады, ә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров үзенең командасы белән хөрмәтле ветераннар янына барып бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Марс Галиуллин янында да булдык. Марс Нури улы район предприятиеләрендә һәм хуҗалыкларында беренчел профсоюз оешмалары эшен оештыруга зур өлеш керткән кеше, үз вакытында ул агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хокукларын яклау мәсьәләләрендә, колхозларны реформалаштыру чорында җир мәсьәләләрен хәл итүдә, районда фермерлык хәрәкәтен торгызуда зур ярдәм күрсәтә.Үзенең хезмәте һәм эшкә тугрылыгы өчен күпсанлы бүләкләргә ия. Тормыш иптәше белән ул һәм кыз үстергәннәр. Ветеран бүгенге көндә ла-еклы ялда булуына карамастан, төбәк яңалыклары белән танышып тора, якташларының уңышларына сөенә һәм район казанышлары белән горурлана. Бу көннәрдә аңа лаеклы рә-
вештә «Чишмә районының мактаулы ветераны» медале тапшырылды.
Бәкәй авылында гомер кичерүче хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйдәров Солтан Хәмәтгали улына аерым игътибар бирелде. Быел ул үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Авыр язмышына карамастан, ул күтәренке һәм көр күңелле булып калуы, төшенкелеккә бирелмәве белән безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Ул кунаклар килүенә бик шатланды, елмаеп каршы алып, барысы белән дә күрешеп чыкты. Аның фидакарь тормыш юлы турындагы хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Бүләкбаш авылында гомер кичерүче Әлфир Әминев һәм Светлана Мөрсәлимова өлкән яшьтәге Анна Алексеевна Ковалевская белән Людмила Владимировна Милосердованы үз өйләренә алып кайтып, алар турында хәстәрлек күреп, иңнәренә зур җаваплылык алганнар. Өлкәннәр үзләрен өйләрендәге кебек хис итәләр. Әбиләр кунакларны – район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм Дурас авыл Советы башлыгы Фәнил Замановны куанып каршы алдылар һәм алар бүләк иткән чәчәк бәйләмнәрен шатланып кабул иттеләр.
Шөнгәккүл авылыннан Сорокина Людмила Андреевнага аерым рәхмәтебезне җиткердек. Сугыш чорында аңа камалышта калган Ленинградта кырыс сынаулары аша үтәргә туры килгән. Бу көнне Людмила Андреевнага «Сугыш чоры балалары» медале тапшырылды. Шулай ук Ленинград өлкәсе губернаторына аңа Ленинград блокадасында катнашучы статусы бирү турында хат юлланды бу аңа рәсми рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашучы исемен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Безнең бурыч – көчен, сәламәтлеген, гомерен киләчәк буыннар хакына биргән кешеләрне хөрмәт итү һәм алар турында хәстәрлек күрү. Аларның һәр көне җылы мөнәсәбәтләр, кайгыртучанлык һәм игътибар белән тулы булсын иде.