Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 сентябрь , 08:42

Киләчәккә өмет һәм ышаныч тарихы

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләре – гаҗәеп көчле рухлы һәм ныклы хатын-кызлар. Аларның тугрылыгы һәм өмете күзгә күренмәс, ләкин иң авыр мәлләрдә сугышчыларга ярдәм итүче таяныч булып тора. Якын кешеңнән башка яшәлгән һәр көн – авыр сынау. Әмма алар батырларча түзә, киләчәккә өмет белән карый һәм күптән көтелгән очрашу турында хыялланып, якыннарының исән-сау кайтуын, аларны шатланып каршы алып, кочаклашып күрешүне зарыгып көтә. Айгүзәл Урманова – «Урман» позывнойлы спецназчы Рөстәмнең тормыш иптәше. Аларның ике улы бар. Аның ире 2013 елда армия хезмәте тәмамланганнан соң контрактка кул куеп, үз гомерен Ватанны саклауга багышлаган. Рөстәм Илдар улы илебезгә тугры калып, бүген дә СВО зонасында хәрби бурычын үти. Дәвамы сайтта

Киләчәккә өмет һәм ышаныч тарихы
Киләчәккә өмет һәм ышаныч тарихы

«Хәрби хезмәткәрнең хатыны булу җиңел түгел. Билгесезлек авыр йөк булып баса. Йокысыз төннәр, күз яшьләре... Ирем яраланганнан соң борчылулар, барысы да яхшы булыр дип өметләнүләр... Аралар ераклыгы белән сыналган мәхәббәт – кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә торган уртак хезмәт ул. Тормыш көтү өчен лаеклы ир-ат сайлаганмын. Минем тормыш иптәшем – иң яхшысы, алыштыргысыз ир ул», – дип фикере белән уртаклашты Айгүзәл Рамил кызы.

Теләсә нинди кыенлыкларга әзер булган Айгүзәл, улларына әтиләрен күрергә мөмкинлек бирү һәм яраланган иренә ярдәм итү өчен, балалары белән Белгородка барырга көч тапкан.

«Хәзер ирем белән элемтә азмы-күпме җайга салынды, шалтыратып сөйләшә алабыз. Һәрхәлдә, аның хәлләре турында белеп торам», – ди ул.

Балалары мөстәкыйль булып үсеп килә: зур уллары Ислам – беренче сыйныф укучысы, кечесе Даян балалар бакчасына йөри. Алар барысын да аңлыйлар һәм әтиләре белән чиксез горурланалар.

«Әти безнең өчен – Герой!» – диләр малайлар. Һәм бу, чыннан да шулай. Аларның әтиләре – офицер, спецназ группасы командиры. Аның Ватан алдындагы казанышлары бәяләп бетергесез. Ул өч Батырлык ордены, «Кыюлык өчен», дүртенче дәрәҗә «Георгий тәресе», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Хәрби батырлык өчен», «Хәрби өйрәнүләрдә аерылып торган өчен» һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән кыю ир-ат.

– Әнием Рамилә Рәис кызына аерым рәхмәтлемен. Аның ярдәме бәяләп бетергесез. Ул безне көчле һәм сабыр холыклы итеп тәрбияләде. Әлеге вакытта ул сату өчен чәкчәкләр пешерә һәм сатудан кергән акчаның бер өлешен сугышчыларыбызга җибәрә. Мин балаларны батыр әтиләре үрнәгендә тәрбиялим, мөстәкыйль булырга тырышам, күптән түгел фудфлористлыкка укыдым һәм машина йөртү таныклыгы алдым. Тормыш иптәшем тынычлык сагында тора, ә мин гаиләбезнең җылы учагын саклап, аның кайтуын көтәм, мөмкин булганча иремә ярдәм итәргә тырышам.

Күптән түгел без район халкы ярдәмендә хәрбиләргә ике квадрокоптер сатып алу өчен акча җыйдык. Битараф булмаган һәркемгә ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә! Ватанны саклаучылар көненә без туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән сугышчыларга бик күп тәм-томнар җибәрдек! СВО зонасындагы хәрбиләр безнең хатларыбызга аеруча шат. Шуңа күрә балалар да рәсемнәр ясап, хатлар язып җибәрәләр. Тормыш иптәшем һәм илебезнең барлык хәрбиләре, һичшиксез, күптән көтелгән җиңү белән кайтырлар, дип ышанам. Ир-егетләребез хәрби бурычларын үтәгәндә шуны истә тотарга кирәк: тыныч заманнар, һичшиксез, җитәр. Үзләрен Ватаныбызны саклауга багышлаган ир-атларыбызга дан! Алар өчен горурлык борчылуларыбыздан өстенрәк булсын. Рәсәйгә дан! Җиңү безнең кулда булачак! – ди горурланып Айгүзәл Урманова.

Рәзифә Хөсниярова, Калмаш авылы китапханәчесе, Ярми биләмәсе хатын-кызлар советы рәисе.

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас