Ул, яшен тизлеге белән таралып, авыл читендәге йортларга якынлаша.
Беренче булып 7-нче сыйныф укучысы Демид Краснов һәм аның апасы, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Анна Краснова «чаң кага». Алар бакча артлап авылга якынлашып килүче ялкынны күреп, кичекмәстән үзләренең иптәшләрен – 9-нчы сыйныфны тәмамлаган Елизавета Гайнетдинова белән Диана Исмәгыйлеваны ярдәмгә чакыралар, бу турыда өлкәннәргә хәбәр итәләр һәм янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Аннары, алар килгәнне көтеп тормыйча чиләкләр белән су ташып, утны сүндерергә керешәләр.
Янгын сүндерүчеләр, мәктәп укучыларының оператив һәм кыю гамәлләре нәтиҗәсендә янгын таралмады һәм бәла-каза булмый калды, дип билгеләп үттеләр.
Чыгарылыш кичәсендә Демид, Анна, Елизавета һәм Дианага Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Балалар, кыю булуыгыз, битараф калмавыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сез – чын геройлар һәм башкалар өчен үрнәк!