Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 июнь 2025, 11:34

Тылсымлы 99 саны

Унберенче сыйныф укучысы Эвелина Мусина химия буенча Бердәм дәүләт имтиханында 99 балл җыеп, югары нәтиҗә күрсәтте. Бу әлеге фәннән Чишмә авылының 2-нче мәктәбе тарихында гына түгел, ә район буенча тәү тапкыр алынган югары балл. Без Эвелинаның ничек уңышка ирешүен һәм бу дулкынландыргыч мизгелдә нинди хисләр кичерүен белү өчен үзе белән очрашырга булдык. Ачыклануынча, 99 саны аны имтиханнарга әзерлек барышында ук эзәрлекләгән... Дәвамы сайтта

Тылсымлы 99 саны
Тылсымлы 99 саны

Эвелина, дәресләрдән һәм репетиторлар белән шөгыльләнүдән тыш, төрле, шул исәптән символик «Школа 99 баллов» вебинарында актив катнашкан. Аның апасы Ирина имтихан алдыннан кызыклы видео яздырган, ул сеңлесеннән: «Химия буенча ничә балл алырмын дип уйлыйсың?» – дип сораган. Кызы җавап биреп өлгергәнче әнисе Резида Мөнир кызы: «99 балл булачак!» дип җивап биргән һәм аның бу сүзләре, чыннан да, дөреслеккә туры килгән.

Эвелина биологиядән имтиханын тапшырганчы химия буенча нәтиҗәсен белергә теләмәгән. Әмма шулай да тикшереп карарга булганнар.

Кызым калтыранган куллары белән парольны җыйганда берничә тапкыр ялгышты. Шуннан соң эшне үз кулыма алдым.

Югары балл булуын күргәч, икебез дә шатлыктан елап җибәрдек. Эвелина 34-нче биремне – нык катлаулы мәсьәләне эшли алдым микән дип бик борчылды, чөнки чыгарылыш укучыларының җаваплары төрлечә иде. Ул эшләгән вариантның дөрес булуын белгәч, шулкадәр сөендек. Шунысы гына күңелне кыра, тест өлешендәге 15-нче биремдә (химик үзлекләр һәм кислородлы органик кушылмаларны табу ысуллары турында – редакция искәрмәсе) хата киткән һәм аның өчен бер балл кимегән, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Резида Мусина.

Резида кызларының уңышлары белән горурлана: зур кызы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, ул Башкорт дәүләт медицина университетында белем ала, хәзер инде Эвелинага чират җиткән.

Мин үзем дә химияне әйбәт беләм һәм бу фәннең никадәр авыр булуын аңлыйм. Химия укытучысы Резида Халит кызына үз эшенең остасы булуы һәм бай тәҗрибәсе өчен зур рәхмәт белдерәм. Бу нәтиҗә – коры саннар гына түгел, ә укучының тырышлыгы һәм якыннарының ярдәме тарихы да.

Балаларыбыз белән горурланабыз, аларга арытаба уңышлар гына юлдаш булсын, имтиханнарда алган баллар тормышта лаеклы юл сайларга ярдәм итсен. Без күп балалы гаилә, бердәнбер теләгебез – балаларны лаеклы шәхес итеп тәрбияләү өчен тормышта мөмкинлекләр җитәрлек булсын иде. Алар безне кыен хәлдә калдырмаслар, дип өметләнәбез, – диде Р. Мусина.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас