Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 июнь 2025, 08:57

«Мәрхәмәтле подписка» акциясе башланды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Рәсәй Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский 2023 елда үткән тәүге китап фестивалендә «Мәрхәмәтле подписка» барышында мобилизацияләнгән яугирләрнең гаиләләрен гәзит-журналларга яздыруны башлап җибәрделәр. Шул вакыттан бирле әлеге акция киң яңгыраш тапты! Чишмәдә үткән Сабантуйда республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – тумышы белән Узытамак авылыннан булган Рөстәм Газизов хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ике нөсхә район гәзитен яздырды. Рөстәм Фәрит улы билгеләп үтүенчә, бу гәзиткә яздыру гына түгел, ә игътибар, ярдәм һәм рәхмәт билгесе!

«Мәрхәмәтле подписка» акциясе башланды.
«Мәрхәмәтле подписка» акциясе башланды.

Районда, электән килгән гадәт буенча, муниципалитетта беренчеләрдән булып әлеге инициативаны хакимият башлыгы Ришат Мансуров башлап җибәрде. Ул һәлак булган хәрбиләрнең әниләренә 2025 елның икенче яртысына район гәзитенә язылу бүләк итте.

Арытаба «Мәрхәмәтле подписка» эстафетасын ул «Чишмәэнергосервис» начальнигы Альберт Газиевка, «Ямь» җәмгыяте җитәкчесе Юнир Карачуринга һәм мәгариф идарәле-ге начальнигы Зилә Ямалетдиновага тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, акция барышында теләге булган һәркем «Родник плюс» район гәзитенә һәм аның татар телендә чыгучы дубляж версиясе «Чишмә»гә һәм башкорт телендә басылучы районара «Йәйгор» гәзитенә яздыра ала.

Әти-әниләрегезне, дәүәни-дәүәтиләрегезне дә гәзиткә яздырырга онытмагыз, алар да соңгы вакыйгалардан, районыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар булсыннар, тарихи фактларны искә алсыннар, якташларыбыз турында укысыннар.

«Родник плюс», «Чишмә» район гәзитләренә һәм районара «Йәйгор» басмасына почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә язылырга мөмкин.

Район үзәгендә, Чишмә һәм Ярми авылларында яшәүчеләр 8 (34797) 2-33-63 номеры буенча редакция курьерларын өйгә чакырып яисә редакция бинасына килеп (Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1) гәзиткә языла ала.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас