Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель , 17:02

Башкорт теле буенча диктант

«Турахан» визит-үзәгендә Башкорт теленнән халыкара диктант узды.   Визит-үзәкнең Турахан кәшәнәсенә таба караган зур панорамалы тәрәзәләреннән күренеп торган табигать хозурлыгы барлык катнашучыларны рухландырды. Тарих һәм мәдәният белән сугарылган урын мөһим чара үткәрү өчен идеаль мәйданчыкка әйләнде. Уфада, якын-тирә авылларда яшәүчеләр һәм визит-үзәк хезмәткәрләре бу көнне Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм башкорт теленең мәдәни мөһимлеген билгеләп үтү өчен җыелдылар.

Башкорт теле буенча диктант
Башкорт теле буенча диктант

Башкортстанның Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф буенча ресурс үзәге һәмреспубликаның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге халык-ара диктантны «Турахан» визит-үзәгендә үткәрергә тәкъдим итте.

Диктантны педагогика фәннәре кандидаты, БР Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф буенча ресурс үзәге директоры урынбасары Мәрхәбә Дәүләтшина укыды.

«Диктантта катнашу – ул белемнәребезне тикшерү генә түгел, үзебезне зур һәм тату гаилә, мәдәниятебезне саклаучылар итеп тою мөмкинлеге дә», дип үз фикерен белдерде ул.

– Башкорт теле – безнең тиңдәшлекнең мөһим өлеше. Ел саен үтүче диктант мәдәни мирасыбызны сакларга булышлык итә. Бу гади чара гына түгел, ә безнең һәрберебезгә башкорт сөйләменең байлыгына һәм матурлыгына сокланырга мөмкинлек бирә торган чын мәдәни дулкын, – дип билгеләп үтте Мәрхәбә Сәяфәр кызы.

Үрге һәм Түбән Тирмә авылларыннан Гөлсинә Ибраева белән Лилия Гайнанова да башкорт теленнән диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карадылар.

– Беләсезме нәрсә? Миңа бик ошады! Мәктәп елларына кире кайтып грамматика өйрәнгән һәм үз фикерләребезне башкорт телендә тасвирлап бирергә өйрәнгән кебек тоелды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Г. Ибраева.

– Бу кадәр мавыктыргыч булыр дип уйламаган да идем! Мин үзем татар, әмма башкорт дусларым күп. Матур һәм моңлы башкорт теле күңелемә якын, – ди Лилия Гайнанова.

Оештыручылар диктант язарга килүчеләргә рәхмәт белдерделәр, чөнки мондый чараларда катнашу башкорт мәдәниятенең байлыгын ачарга, дөньяга карашны киңәйтергә һәм тел байлыгын ныгытырга ярдәм итә.

«Турахан» визит-үзәге администраторы Флорида Байкова киләсе елда бу мәйданчыкта Башкорт теленнән халыкара диктант язуда катнашучылар күбрәк булыр дип ышана.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас