«Башкортстанда озын гомерлелек» проектында актив катнашучылар сәяхәт турларына баралар, бассейнга һәм башка урыннарга йөриләр.
Үрге Тирмә авылыннан хәтта 91 яшьлек Нәйфә Мансурова да Уфага сәфәргә барды һәм анда үзенең туган көнен билгеләп үтте, аның сүзләренә караганда, бу тормышындагы истәлекле көннәрнең берсе булган.
Биш ел эчендә әлеге проектта бөтен республика буенча миллионнан артык кеше катнашкан. 2024 елда бу күрсәткеч 470 мең гражданга җиткән. Проектның төп юнәлешләре буенча Беларусь һәм Үзбәкстанга халыкара сәфәрләрне дә кертеп, 56 меңнән артык кеше экскурсияләргә барган.
Сәламәтлекне профилактик тикшерүләр һәм «Йөрәк маршруты» акцияләре үткән, физкультура чараларына 250 меңнән артык граждан җәлеп ителгән, шуларның 3626сы ГТО нормативларын тапшыруга 10 мең сумлык сертификатлар алган. Укыту программаларында 3,5 мең кеше катнашкан, шуларның 2392се 2000 сумлык сертификатлар кулланган, ә быелдан башлап сертификатларның номиналын 4000 сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Пенсия яшендәге 10 мең волонтер гуманитар проектларда һәм «Башкортстан портреты» дип аталучы лото-уен эшләүдә, 200 меңнән артык кеше, 2024 елгы республика фестивален дә кертеп, мәдәни чараларда катнашкан. Актив гомер итү өчен 45 үзәк булдырылган, анда өлкәннәр төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә ала.
2020 елдан 2024 елга кадәр «Демография» гомумдәүләт проекты барышында өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, озын гомер кичерү өчен шартлар булдыруга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән күп кенә чаралар гамәлгә ашырылды.
«Башкортстанда озын гомерлелек» проекты өлкән яшьтәге гражданнар өчен уңайлы һәм актив тормыш булдыруга таба мөһим адым булып тора.