Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Хезмәт дәресләре кызыклы үтә

Күптән түгел без поселокның бишенче мәктәбендә булдык һәм хезмәт дәресләренең балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы үтүен үз күзләребез белән күрдек. Тегү машиналары, электр пычкылар һәм аккумуляторлы шөреп боргычлар балаларга инструментлар белән эшләргә генә түгел, шулай ук вак моториканы үстерергә һәм түзем булырга да өйрәтә. Укучылар да бу турыда үз фикерләрен белдерделәр. Мәкаләнең дәвамы сайтта Фотода: 5-нче мәктәпнең хезмәт (технология) дәресе укытучысы Әлфия Әмирханова укучылар Ясминә Хаязова, Есения Хөсәенова һәм Әдилә Бәшәрова белән.

Хезмәт дәресләре кызыклы үтә
Хезмәт дәресләре кызыклы үтә

Без кухняда куллану өчен тукымадан төрле әйберләр тегәбез. Тегү машинасының көйле эшләве һәм тиз тегүе ошый. Башка әйберләр дә тегәргә өйрәнәсем килә. Һәр дәрес кызыклы үтә, киләсе юлы нәрсә эшләрбез икән, дип түземсезлек белән көтеп алам. Минем өчен тегү мавыктыргыч шөгыльгә әйләнде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты 7 «Б» сыйныф укучысы Илина Фәткуллина.

6 «Б» сыйныфта белем алучы Радим Шәфыйковка, барыннан да бигрәк, кечкенә пычкы белән эшләү ошый икән.

– Технология дәресләре шәп үтә! Баштарак бераз куркыныч иде, пычкылар бик үткер бит! Ләкин эш рәтенә төшенгәч, ошап китте. Фанераны кисеп төрле әйберләр эшлибез. Мин әнигә бүләк итү өчен кайнар таба астына куя торган чәчәк формасындагы такта ясадым, бик матур килеп чыкты, үз кулларым белән шундый әйбер ясый алуым белән горурланам! – диде ул.

– Технология дәресләренең балаларда зур кызыксыну уятуы бик яхшы. Укучыларның дәресләрдә нәрсәгә дә булса өйрәнүе генә түгел, күңелләре үсү дә мөһим. Алар шул рәвешле команда белән эшләргә, килеп туган мәсьәләләрне бергә хәл итәргә һәм үз белемнәрен практикада кулланырга да өйрәнәләр. Әгәр бала яңа дәресне кызыксынып көтеп ала икән, бу дәресләрнең югары дәрәҗәдә үтүе турында сөйли. Укучыларның кызыксынуын арттыру өчен, дәресләрне яңа проектлар һәм идеяләр кертеп үткәрү, бу теманы арытаба үстерүне дәвам итү кирәктер, дип уйлыйм, – диде мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Айгөл Михайленко.

Безнең белешмә

Соңгы елларда Башкортстанның мәгариф системасында белем бирү сыйфатын яхшыртуга һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. 2024 елда төбәк мәгарифенә 101 миллиард сумга якын инвестиция кертелгән, шуның 85,4 миллиарды республика бюджетыннан бүленгән. Бу акчалар мәктәпләрне яңартуга, заманча технологияләр кертүгә, укучыларның һәм педагогларның ихтыяҗларын исәпкә алуга юнәлдерелгән. Башкортстан, матди-техник базаны һәм укыту сыйфатын яхшыртып, әлеге инвестицияләр ярдәмендә белем бирү сыйфаты буенча Рәсәйдә алдынгы урыннарның берсен алып тора.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: