Барлык яңалыклар
10

Якташларга – «кайнар сәлам»

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм инвалид балалар өчен «Кайнар сәлам» дип аталган осталык дәресе оештырды. – Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм аеруча зур әһәмияткә ия. Әлеге вакытта безнең солдатлар авыр шартларда илебез иминлеген саклый. Чишмә районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Эльвира Яковлевага һәм «Мәдәният формасы» коммерцияле булмаган автоном оешма хезмәткәре Татьяна Корицага бу чараны оештыруда ярдәм күрсәтүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – ди Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы бүлеге начальнигы Гөлнара Уразмәтова. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Якташларга – «кайнар сәлам»
Якташларга – «кайнар сәлам»

Балалар бик теләп мастер-класста катнаштылар, атап әйткәндә, республика һәм район эмблемасы төшерелгән агач тартмачыклар җыйдылар, сугышчылар өчен хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Хатларында алар сугыш кырында хәрби бурычларын үтәүчеләргә батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп туган җиребезне саклаулары өчен ихтирам һәм ихлас рәхмәт белдерделәр.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда да катнашты. Бу юлы токмач әзерләргә булдылар. Бар күңелләрен биреп камыр басып, аны юка гына итеп җәйделәр һәм яугирләрнең тизрәк исән-сау өйгә кайтуларын теләп токмач кистеләр.

Барлык җыелган посылкалар Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына тапшырылды.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: