Исегезгә төшерәбез, безнең поселок Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша. Конкурста җиңү – поселок территориясен сыйфатлы итеп тәртипкә китерү мөмкинлеге ул.
– Безгә әлеге проектта закондагы үзгәрешләрдән соң катнашу мөмкинлеге туды. Элек исә анда шәһәрләр генә катнаша ала иде. Шуңа күрә безнең өчен уникаль булган бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләмибез. Әмма, бу грантны алу өчен күп эшләр башкарасы бар, һәм халыкның активлыгы монда мөһим роль уйный, – дип билгеләп үтте Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Очрашуда экспертлар – «Әхмәдуллин-Архитектс» бюросы белгечләре чыгыш ясады, ә проектны Башкортстан Республикасы шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институтының коммерцияле булмаган автоном оешмасы командасы гамәлгә ашырачак. Яшь һәм амбициоз команданың тәҗрибәсе зур, алар яңа һәм заманча эшләнмәләр кулланырга әзер. Хәтта төнлә кешеләр йөри торган аллеяда тавышларны изоляцияләү мәсьәләсе турында да фикерләр һәм идеяләр бар. Бу янәшәдәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлы булачак.
Семинарда катнашучылар эш көненнән соң кичкә таба Мәдәният сарае фойесына җыелдылар һәм берничә төркемгә бүленеп, ике сәгатьләп фикер алыштылар. Эш берничә этапта барды. Башта булган вәзгыять, уңай һәм тискәре яклар ачыкланды. Бу этапта барыннан да бигрәк, бертавыштан диярлек, поселок үзәгендә торган фонтан ризасызлык тудырды. Аннары бюро белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән идеяләр турында фикер алышу булды, һәр төркем үз тәкъдимнәрен кертте, күзаллаулары белән уртаклашты. Семинарны оештыручылар чишмәлеләрнең эшлекле һәм үзенчәлекле тәкъдимнәреннән канәгать калдылар. Район халкының шахмат сөюе һәм поселокта коры фонтан кирәклеге дә билгеләп үтелде.
Фикер алышу нәтиҗәләре проект архитектурасы нигезенә салына, ул федераль грант алу бәйгесендә катнашачак. Бу беренче генә очрашу, киләсесен мартта уздыру планлаштырыла.