Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яугирләр өчен тагын бер машина

Чишмә районының десантчылар һәм башка хәрби формированиеләр берлеге махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә актив ярдәм күрсәтә. – Без егетләр белән һәрвакыт элемтәдә, шуңа күрә аларга нәрсә һәм никадәр тиз арада кирәк булуын беләбез. Күптән түгел якташларыбыз өчен иң кирәкле әйберләр белән тулган «УАЗ» автомобилен илтеп тапшырдык. Әлеге машинаны эшмәкәр Рәфыйк Ишмаев бирде. Ветераннар һәм район халкының уртак тырышлыгы белән аны ремонтладык, кирәкле детальләрен алыштырдык, – дип хәбәр итте безгә район десантчылары берлеге рәисе Ильяс Байков. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Яугирләр өчен тагын бер машина
Яугирләр өчен тагын бер машина

Хәбәр итүенчә, юлда барганда транспорт белән бернинди кыенлыклар булмаган. Ул махсус хәрби операция барган төбәккә машина илтеп тапшырулары турында түбәндәгеләрне сөйләде:

Юл җиңелдән булмады, техника ватыла-нитә калса, дип ныклап әзерләнеп чыктык, чөнки моңа кадәр бер машина ярты юлда ватылып калып, ашыгыч рәвештә моторын алыштырырга туры килгән иде. Бәхеткә, безнең егетләр теләсә нинди кыенлыкларга әзер иде. Машина илтү иң җаваплы десантчыларыбызга, берничә тапкыр гуманитар ярдәм алып барган Антон Минаев, Марсель Гыйльманов һәм Радик Карачуринга ышанып тапшырылды. Юл озын булды: бер якка гына өч көн бардык, һава шартлары да әле кыш, әле яз көне кебек һәрвакыт үзгәреп торды. Без ил чигенә якынлашкан саен халык җитдирәк була барды, хәрби техника ешрак очрады... Контроль пунктта тикшерү узганнан соң «тасма артында» дип аталган зона башланды. Адым саен ватык-җимерекләр, снаряд чокырлары очрады. «Сугыш – ул афәт, кырылыш. Ул тылда да, фронтта да бертөрле диярлек күренә, ләкин читтән килгәннәргә бөтенләй башкача күренеш ачыла...

Ниһаять, күптән көтелгән очрашу! Барысы да тиз һәм оешкан төстә үтте: безне артиллерия дивизионы командиры, «Кадиллак» позывнойлы якташыбыз каршы алды. Ул абруй казанган кеше, яугирләр аның һәр боерыгын карусыз үтәргә әзер. Тамак ялгап алгач, хәрбиләрнең көнкүреше белән таныштык. Сугышчыларга бөтен халык исеменнән рәхмәт белдердек.

Авыр йөк техникасы ташу өчен тәгаенләнгән тәгәрмәчле машиналарга ихтыяҗ зур. Көн саен снарядлар очып төшеп техниканы яраксыз хәлгә ки-терә. Хәлләр бик җитди һәм киеренке. Без ут сызыгыннан нибары ун чакрым ераклыкта булдык. Кешеләр сугыш шартларында, подвалларда, землянкаларда яши! Алар без алып килеп тапшырган һәр техникага һәм беренче чиратта кирәкле булган һәр әйбергә мохтаҗ. Алар бездән чыннан да ярдәм көтәләр, чөнки фронт линиясе бик зур.

Ильяс Байков эшнең бер секундка да тукталмавын билгеләп үтте.

Әлеге вакытта анда җибәрү өчен «Нива» һәм тагылмалы «УАЗ» автомобильләре әзерләнә. Иптәшләребез эшкә керештеләр инде. Без – бер зур команда, без юлда чакта машиналарны десантчылар берлегендәге башка егетләр әзерли. Эш дәвам итә. Машиналарга ягулык салырга ярдәм иткән барлык эшмәкәрләргә, шулай ук җиңүне якынайткан сугышчыларыбызга безнең десантчылар берлеге исеменнән рәхмәт белдерәм. Бу мөһим һәм игелекле эшкә бары тик бергәләп үз өлешебезне кертә алабыз, – диде ул.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: