Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кулларына документ алдылар

Шушы көннәрдә 18 яшь райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Шуларның берсе – поселокның беренче мәктәбе укучысы Софья Нагаева. Ул гаиләдә иң зур бала, аңардан кала Валерия һәм Виктория исемле игезәк сеңелләре һәм энекәше Давид бар. Сәләтле кыз туганнарына һәръяклап үрнәк булырга, яхшы билгеләргә генә укырга тырыша, музыка мәктәбенә һәм түгәрәкләргә йөри. Софья әнисенә ярдәм итәргә һәм туганнарын карашырга да өлгерә. Аның фикеренчә, паспорт алу – ул мөстәкыйль тормышка беренче адым ясау, моннан соң барлык гамәлләрең өчен үзең җавап бирергә тиешсең дигән сүз. Софья бу җәйдә эшкә урнашырга тели. «Минемчә, паспорт алу – һәр кеше тормышындагы бик мөһим вакыйга. Бу синең һәр эшкә җаваплы каравыңны һәм үзаллы булуыңны аңлата. Хәзер мин киләчәгем һәм нинди һөнәр сайлавым турында җитди уйланырга тиешмен», – дип үз фикере белән уртаклашты Софья. Мәкаләнең дәвамы сайтта 

Кулларына документ алдылар
Кулларына документ алдылар

Кыз паспорт алу уңышка юлның башы гына әле, дип уйлый. Ул укуын дәвам итәргә планлаштыра, алдына максат куеп, тормыш юлында уңышларга ирешә алачагына ышана. «Әлеге чараны оештырган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Паспортны тапшыру тантанасы бик дулкынландыргыч һәм күңелле чара булды», – диде Софья.

Паспорт тапшыру чарасы яшь чишмәлеләр тормышында мөһим вакыйгага әйләнде. Алар үзләренең үсеп җитүләрен һәм үз гамәлләренә җаваплы карарга тиеш булуларын искә төшереп торачак тәүге документ алдылар. Мөхтәрәм кунаклар аларны шул уңайдан котладылар.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операциядә катнашкан Фәнис Мансуров һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм махсус хәрби операциядә булган Рөстәм Фәизов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

– Чын гражданин булу өчен үз илеңне яратырга, аның законнарын һәм традицияләрен хөрмәт итәргә, тарихын һәм мәдәниятен белергә кирәк. Әгәр сез Рәсәй гражданины исеменә лаек булгансыз икән, илебез өчен көрәшкән кешеләрне дә онытмагыз. Яшь солдатлар арасында Бөек Ватан сугышында Туган илебезне дошманнан саклаган ата-бабаларыбыз истәлегенә лаеклы геройлар күп. Яшь буын да алардан калышмас, дип ышанабыз. Яшьләргә үрнәк алырлык кешеләр бар. Сезнең дә, безнең геройларыбыз кебек, лаеклы гражданнар булуыгызны телибез, – диделәр Фәнис Мансуров белән Рөстәм Фәизов.

Чараны Чишмә районының «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр оешмасының район бүлек-чәсе эшен оештыручы белгечләр Ләйсән Илалова һәм Элиза Габидуллина үткәрде.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: