Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 февраль , 12:00

Сөтчелек комплексын төзү дәвам итә

Сафар авылында яңа терлекчелек комплексы төзелеп килә. Бу – Чишмә районында сөт җитештерү өлкәсендәге иң зур проект, ул токымлы маллар асрау белән шөгыльләнүче «Нурис» җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта мал абзар-ларының берничә яңа корпусы төзелгән. Төзүчеләр эшләрнең чираттагы этабына – стеналарны тышлауга һәм түбәләрне сэндвич-панельләр белән каплауга керешкәннәр. 840 баш малга исәпләнгән булачак ферма тулысынча автоматлаштырылган система белән җиһазландырылачак. Биредә берьюлы 44 сыер савылучы сөт саву блогы урнашачак.

Сөтчелек комплексын төзү дәвам итә
Сөтчелек комплексын төзү дәвам итә

Корпуслар үзара кичү юлы белән тоташачак, бу терлекләрнең линия буенча хәрәкәт итә алуына мөмкинлек бирәчәк һәм хезмәт ресурсларына ихтыяҗны киметәчәк. Исәпләүләр буенча, әлеге комплекста нибары дүрт терлекче һәм алты сыер савучы эшләячәк.

Объектны быел файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу малларны иске фермалардан заманча терлекчелек комплексына күчерергә мөмкинлек бирәчәк, сыерларның продукция бирүчәнлегенә уңай йогынты ясаячак.

Шуны да ассызыклап үтү мөһим, сөт җитештерү икътисади яктан тотрыклы эшчәнлек булып тора, чөнки бу продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Исегезгә төшерәм, сөт җитештерү белән шөгыльләнергә теләгән инвесторларга дәүләттән төрле яклап ярдәм күрсәтелә.

Яшь фермерлар «Агростартап» һәм «Гаилә фермасы» программалары буенча тәкъдим ителә торган грантлардан файдалана ала.

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: