Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 февраль , 11:00

Майга купшы чәчәк түтәлләре булачак

«Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзалов һәм чәчәк үстерүче Наталья Самагина 9 Май бәйрәменә поселок урамнарына чәчәкләр утыртылачагы турында сөйләделәр. – Бүгенге көндә теплицаларны кардан чистарту буенча эшләр алып барыла. Тиздән аларны полиэтилен белән каплап мич ягып җылыта башлаячакбыз. Үсентеләрне 8 март тирәсендә теплицаларга чыгарып утырту ниятләнә, – дип планнары белән уртаклашты Рәдиф Радик улы. Наталья Самагина 36 меңләп төрле төстәге чәчәкләр чәчелүе, февраль ахырына кадәр тагын шулкадәр күләмдә чәчү планлаштырылуы турында билгеләп үтте. Фотода:  Наталя Самагина

Майга купшы чәчәк түтәлләре булачак
Майга купшы чәчәк түтәлләре булачак

– Быел без яңа юнәлеш буенча эшләргә – цинния үстерергә уйлыйбыз. Бу чәчәкләр безнең климат шартларында яхшы үссәләр, аларны бәрхет гөлләр урынына утыртачакбыз. Цинния чәчәкләре талымсыз булулары белән аерылып тора, алар эссегә, салкынга һәм кырауларга да чыдам, – диде Рәдиф Газзалов.

Сүз уңаеннан, поселоктагы клумбаларның ничек булачагы нәкъ аңа бәйле.

Петуния, цинерария, бегония һәм виоланың тәүге үсентеләрен сирәкләргә вакыт җиткән дә инде. Поселок урамнарына 9 Май бәйрәме алдыннан район халкын һәм кунакларын сөендереп аллы-гөлле чәчәкләр утыртылыр.

Рәдиф Газзалов сүзләренә караганда, Киров һәм Гыйззәтуллин урамнары чатында шулай ук Җиңү паркында быел яңа чәчәк түтәлләре барлыкка киләчәк.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек уңаеннан поселок урамнарына чәчәкләр утырту һәм төзекләндерү буенча яңа идеяләрне тормышка ашыру планлаштырыла, әлегә болары сер булып кала.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: