Спортчыларның якыннары һәм дуслары теләктәшлек белдереп, алар өчен җанатарга килделәр. Судьялар кагыйдәләр үтәлүен катгый күзәттеләр, һәм дисквалификацияләрсез булмады. Бассейн янында шатлык яшьләре дә, үртәнүләр дә булмый калмады, ләкин беренчеләре күбрәк иде.
Ярыш йомгаклары буенча чишмәле Дарина Йосыпова 50 метр ирекле стильдә һәм 100 метр брасс белән йөзүдә беренче урыннарны алды. Милана Байдамшина да брасс белән 100 метр арада беренче урын һәм аркага ятып 50 метр дистанциядә йөзүдә икенче урын алып яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ә Валерия Андреева 100 метрлы дистанциядә брасс белән беренче һәм 50 метрлы арада аркада йөзеп икенче урын алды. Кызларның тренерлары Римма Костусенко һәм Олег Заманов үзләре тәрбияләгән яшь спортчыларның казанышларыннан бик канәгать калдылар.
Моннан тыш, Милана Байдамшина – икенче өлкәннәр разряды нормативын, ә Әминә Карачурина һәм Камилә Кузяшева өченче өлкәннәр разряды нормативларын үтәделәр. Яшь спортчыларның күбесе шулай ук үзләренең шәхси нәтиҗәләрен яхшыртып, үсмерләр разрядларын алдылар.
Февраль башында Салават шәһәрендә йөзү буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. 400дән артык катнашучы, шул исәптән Чишмә районыннан килгән спортчылар, көчлеләр исемен алу өчен көрәштеләр. Безнең муниципалитеттан «Чишмә» спорт комплексы карамагындагы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче дүрт кыз чыгыш ясады.
Валерия Андреева брасс стилендә йөзүдә 2010-2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында абсолют җиңүче булды, брасс стилендә йөзеп 50, 100 һәм 200 метр дистанцияләрдә беренче урыннарны яулады. Ул – тренеры Римма Костусенконың чын казанышы һәм горурлыгы.
Ә 2025 елның 7 февралендә «Чишмә» спорт комплексы карамагындагы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиде бала йөзү буенча Әлшәй районы беренчелегендә катнашты. Сафина Фәизова – алтын, Әминә Карачурина – көмеш, Даян Кузяшев үз яшь төркемнәрендә бронза медальләр яуладылар.
Бу казанышлар Чишмә районы спортчыларының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм яңа үрләргә омтылуын раслый. Без талантлы йөзүчеләребез белән горурланабыз һәм аларга арытаба да уңышлар телибез!