Район территориясендә элек-электән яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклана. Бу башкорт, рус, татар, мордва, украин һәм районда яшәүче башка халыкларның тарихи мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча актив эш алып бару нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Төп бурычларның берсе – кешеләрне милли гореф-гадәтләр белән таныштыру, төрле мәдәниятләр арасында үзара килешү һәм хөрмәт булдыру, шулай ук уртак гражданлык тиңдәшлеген формалаштыруөчен халыклар арасында хезмәттәшлекне киңәйтү.
Районда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга булышлык итүче өч иҗтимагый оешма: Чишмә районы башкортлары корылтае, «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлеге һәм «Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы бүлеге актив эшли. Чишмә муниципаль район хакимияте карамагындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комиссия шулай ук күпмилләтле җәмгыятьне берләштерүгә юнәлде-релгән. Комиссия эшенең мөһим бурычларының берсе барлык халыкларны милләтара аралашуга һәм хезмәттәшлеккә җәлеп итү булып тора.
Шул максатта район территориясендә яшәүче халыклар үз мәдәниятләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша һәм дуслык мөнәсәбәтләрен җайга сала алсын өчен төрле чаралар үткәрелә.
Чишмә районында 35 мәчет эшли, шуларның икесе дини йолалар үткәрү өчен җай-лаштырылган бина, шулай ук ике чиркәү һәм гыйбадәт кылу өчен биш бүлмә бар. Әлеге вакытта тагын ике объект төзелеш стадиясендә.