Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 февраль , 09:09

Сөеклем турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз

Мин аның елмаюына гашыйк булдым... Авиация колледжы студенты Артурны беренче тапкыр күргән кызның йөрәген яшь егетнең сихри елмаюы әсир итә. Лилия белән Артур Йолчуевларның матур мәхәббәт тарихы менә шулай башлана. Бер ел үтүгә никах укыталар, әмма өйләнешергә өлгермиләр, егетне армиягә алалар. Фотода: Лилия Йолчуева балалары Әминә һәм Кәрим белән. 

Сөеклем турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз
Сөеклем турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз

– Без ул присяга (хәрби ант) биргән көнне бармый кала алмадык, – дип елмаеп искә ала ул көннәрне Лилия. – Чатнап торган суыкта минем һәм аның әнисе белән машинага сыйдыра алган бөтен нәрсәне алып, Артур янына Елань шәһәренә юл тоттык...

Килешеп торган хәрби формасы, марш атлаулары, ант биргәндәге сүзләре онытылмас тәэссоратлар калдырды. Өйрәнүләр вакытында ул ниндидер могҗиза белән Алкиндагы хәрби частька эләкте. Безнең бәхетебезнең чиге булмады. Берникадәр вакыттан соң аны бөтенләй үзләренең часте вәкиле итеп билгеләделәр, армия сафына алынучы егетләрне сайлау кебек мөһим миссияне үтәде. Аны кая җибәрделәр дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, монда! Ул һәрвакыт «мин – бәхетле кеше» дип кабатларга яратты. Хәрбиләрне бер айга өйрәнүләргә җибәргәндә тагын Алкинга эләгүенә гаҗәпләнмәдек тә инде. Аны үз улы кебек күргән әнием Артурга һәм аның белән хезмәт иткән барлык солдатларга ял саен пирожкилар, вак бәлешләр пешереп җибәрә иде. Командирлары да, хезмәттәшләре дә Артурны ачык йөзле, киң күңелле булуы өчен хөрмәт иттеләр...

Алар елның иң тылсымлы көнендә – 31 декабрьдә өйләнешәләр.

– Андый ир турында һәр кыз хыяллана торгандыр. Минем Артурым изге күңелле, игътибарлы, ярдәмчел кеше иде, дусларына һәм якыннарына теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булды. Балалар яратты, Артур кайда гына булмасын, аны һәрвакыт сабыйлар уратып алыр, ул алар белән чын күңелдән мәш килеп уйнар иде. Үзебезнең балаларыбыз өчен дә бик яхшы әти булды ул, – ди Лилия, әтиләренеке кебек нур чәчеп торган күзле һәм аны хәтерләткән сокландыргыч елмаюлы балалары Әминә белән Кәримгә карап.

Бәла сиздермичә ишек шакый. Лилия иренең хәрби операциягә барырга уйлап йөрүен, китәргә әзерләнеп белешмәләр җыюын, медкомиссия узуын белми дә кала. Ул үзенең карары турында китәр алдыннан гына хәбәр итә.

«Лилия, борчылма, беләсең бит инде, мин везучий кеше. Җиңү яулагач кайтырмын, без синең белән бәхетле озын гомер кичерербез», – дигән Артур саубуллашканда.

Ләкин... Яу кырында яраланган иптәшен ут эченнән алып чыгып, ярдәм артыннан йөгергән һәм... кире кайтмаган. Яугирне коткарганда каһарман-нарча һәлак булган.

Якыннарының хәтерендә ул мәңгелеккә якты кояш кебек изге күңелле, сөекле тормыш иптәше һәм газиз әти булып калган. Бөркетнекедәй үткер карашлы портреты һәм бүләкләр белән бизәлгән хәрби панносы аның батырлыгын һәм рух ныклыгын искә төшереп өй түрендә урын алган.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: