– Без штурмовик егетләрдән күреп өйрәндек, позицияләрдәге иптәшләрдән сугышчан тәҗрибә тупладык. Алгы сызыктагы чынбарлыкта аларның киңәшләре һәм тәҗрибәсе бик мөһим. Мөмкин булган саен белемнәребезне баетып, медицина китапларын укыйбыз. Әгәр син хәрби отрядның медигы икән, солдатларның гомерен саклап калырга, хәрби бурычыңны да уңышлы үтәргә һәм подразделениенең шәхси составына ярдәм итү өчен үзең дә исән калырга тырышырга тиешсең. Курку юк, ул икенче планга күчә, мондый режимдагы тормышка күнегәсең. Без көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында алдыбызга куелган бурычны үтәргә әзер һәм моңа сәләтле, – диде «Сова».
Якташыбызның махсус хәрби операциягә китүенә ике ел ярым, ул өлешчә мобилизация буенча алынган. Әнисе вафат булган. Шуннан соң әтисе өйдә кала алмаган һәм үз теләге белән сугышка киткән. Кызганычка каршы, аңардан инде озак вакыт бернинди хәбәр юк. «Өметләнеп көтәбез», – ди ул.
Аның, барлык якташларның кебек, максаты бер: ахыргача алышып, тыныч тормышка кайту.
– Монда, алгы сызыкта, элек бик мөһим кебек тоелган төшенчәләр әһәмиятсез. Килешәсездер, тыныч тормышта яшәүчеләрнең бик азы гына гомернең кадере, үткән мизгелләре турында уйланадыр. Без һәрвакыт каядыр ашыгабыз, кабаланабыз һәм гомеребезнең бик тиз узуын сизмибез. Бу мизгелләрнең кадерен белмибез. Хәзер, беркайчан да булмаганча, тынычлыкта яшисе килә. Бер генә көн булса да утырып тынлыкны тыңларга хыялланам. Тиздән җиңү көне җитәр дип ышанам.
Шуннан соң өйгә кайтырмын, өйләнермен, тормыш иптәшем белән бергәләп балалар тәрбияләрбез, тормышның ләззәтен тоеп яшәрбез. Әлегә алгы сызыктагы барлык сугышчыларның уртак бурычы – Бөек Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау, – ди якташыбыз.