Авыр яралылар өчен госпитальдә бер палатада яткан күршеләре, укый-яза белмәгән картәниләр өчен оныклары хат язган. Ил иксез-чиксез кыр почтасына әверелгән.
Еллар үтү белән саргаеп, бөкләнгән урыннары нечкәреп беткән хатлар, кыр почтасы штамплары һәм хәрби цензура тамгалары куелган кәгазьләр... Аларга саклык белән генә кагылып, дулкынланып, тетрәнеп укыйм.
Әлеге кыйммәтле тарихи документларның авторы – безнең якташ, медицина хезмәте майоры, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе медицина-санитария эскадронының баш хирургы Дәүләтов Әхмәт Сәгадәтгәрәй улы. Тумышы белән ул Чишмә районының Яңавыл авылыннан. Хатлары оныгы Лия Кәримова гаиләсендә кадерле гаилә ядкаре буларак саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Фронттан җибәрелгән хатларга 80 елдан артык. Алар безгә ертылып, саргаеп беткән көе, Бөек Җиңү билгесе буларак килеп җиткән. Барысы да «Кадерле Әсмам, сөекле балаларым!» дип башлана. Барыгызга да сәламнәремне һәм изге теләкләремне юллыйм. Мин исән-сау. Хәрби госпитальдә эшлим».
Бу хатлар тормыш иптәшенә – табиб Дәүләтова Әсма Мәгъсүм кызына һәм кызлары Лилия һәм улы Рөстәмгә адресланган.
1945 елның 5 февралендә тирән хисләр белән тормыш иптәшенә язылган бер хат юлларын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез: «Әсмакай, ешрак яз әле. Өйдән хатлар ешрак килсә, күңелем күтәрелеп китә. Синнән хат алгач, образыңны күз алдына китерә башлыйм, чыраеңны һәм йөз чалымнарыңны искә төшерәм һәм 19 ел дәвамында синең белән кичергәннәрне кабат күңелем аша үткәрәм. Яшьлегебезне, тәүге танышуыбызны, өйләнешкәннән соң беренче елларыбызны искә төшерәм. Нинди бәхетле булганбыз...».
Әлеге хатларда ул якыннарын тынычландырырга тырыша, исән-сау булуын хәбәр итә, дошманны тар-мар итеп, һичшиксез, җиңү белән кайтачагына ышандыра: «Тыныч кына эшлим. Күңелем күтәренке, чөнки без көн саен алга барабыз. Әлеге вакытта
Гитлер бандитлары хуҗалык иткән урыннардабыз. Гитлер армиясе паникага бирелеп кача, безнең самолетлар аларны озата бара һәм һавадан «сыйлый». Җиңү белән кайтырмын һәм без яңа, бәхетле тормышта яши башларбыз» (1942 елның 28 декабре).
Якташыбыз тылда калган якыннары өчен борчылуларын белдерә. Менә 1943 елның 16 маенда тормыш иптәше Әсма Мәгъсүм кызына язган хатыннан өзек: «Матди яктан авыр түгелме? Мин сезнең сәламәтлегегез өчен бик борчылам. Ничек яшәвегезне беләсем килә. Бүген сиңа акча җибәрәм. Барысына да сәлам. Сине һәм балаларны үбәм. Сине яратып Әхмәт».
Кызына язган хатларыннан да күңел җылысы бөркелә: «Кадерле кызым, Лилиям! Сезгә бик күп сәламнәремне җибәрәм, сине, әниеңне һәм энең Рөстәмне кочаклап үбәм. Лилиякәй, мин сезне бик сагындым. Барыгызны да кысып кочаклыйсым, кат-кат үбәсем һәм озак-озак сөйләшәсем килә. Укудан артта калмаслык итеп укы, Лилия. Моның өчен әкренләп, системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Зачетларыңны вакытында биреп бар, югыйсә, кыен булыр. Әтиең».
Хатларында тормыш сөючәнлек чагыла. Әхмәт Сәгадәтгәрәй улы фронт шартларында хирургик операцияләр ясаганда инфекция йоктыруны кисәтүнең яңа, аңлаешлы һәм нәтиҗәле ысулларын эзли. Диссертация язуын дәвам итә. 1942 елның 30 августында язган бер хатында: «Әсма, Абрам Самойловичны күрсәң, минем эш өчен машинисткага күпме түләргә кирәклеген сора...», кызы Лилиягә 1945 елның 8 мартындагы хатында
«...Егоровтан хат алдым. Минем диссертациягә яхшы бәя бирде. Чакыруны көтәргә кушты. Ялга җибәрмиләр. Немецларны тәмам тар-мар итеп бетү белән китәрсең, диләр...» дигән юллар бар.
Фронт хатлары – тарихыбызның бер өлеше. Алар сугыш чорының уникаль документы. Бу бәяләп бетергесез язмалар авторы алдында баш иеп, олуг рәхмәтемне белдерәсем килә. Хатлар бәһасез, чөнки аларда безнең арадан бөтенләйгә киткән якташларның истәлеге саклана. Ә хәтер – ул мәңгелек!
Розалина Могаттарова, «Яшь экологлар – крайны өйрәнүчеләр» берләшмәсе укучысы