Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 февраль , 09:00

Урамнарда сукбай этләр саны арта

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның февралендә авыл хуҗалыгы идарәлеге сукбай этләр белән эш итү буенча райондагы бер оешма белән муниципаль контракт төзегән иде. Хәзер, бер ел үтүгә, бу эшкә йомгак ясарга буладыр. Узган ел эчендә районда 233 хуҗасыз эт тотылган. Аларның яртысы диярлек Чишмә поссоветына туры килә. Этләрнең икесенең хуҗасы табылган, ә 231-е киредән аулап алынган урыннарга, ягъни урамга җибәрелгән. 180 эт чыгарып җибәрер алдыннан стерильләштерелгән һәм вакцина ясалган.  

Урамнарда сукбай этләр саны арта
Урамнарда сукбай этләр саны арта

Урамда йөргән этләр – ул теге яки бу сәбәпләр аркасында хуҗасыз калган йорт хайваннары. Шуңа бәйле рәвештә хуҗасыз этләр санын киметү өчен идентификацияләү һәм исәпкә алу, стерильләштерү, приютлар ачу, алар тукланган урыннарны – чүплекләрне бетерү, халык белән аңлату эшләре алып бару кебек чаралар күрелә.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, Чишмә районында җәмгысе 3550 баш эт һәм 3760 мәче асрала. Узган елда район халкы акция буенча түбән бәягә 55 этне һәм 259 мәчене стерильләштергән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗасыз этләр һөҗүм итүдән тыш, хайваннар һәм кешеләр өчен уртак булган куркыныч авырулар, мәсәлән, котыру чирен таратучылар да булып торалар. Узган елда этләрнең кеше сәламәтлегенә зыян салуы – 143 кешене (шул исәптән 37 баланы) талау очрагы теркәлгән. Илле бер очракта урамда хуҗасыз йөргән этләрнең ташлануы ачыкланган.

2024 елда муниципаль районның административ комиссиясе тарафыннан унбиш рейд үткәрелгән, унбер материал каралган, алты беркетмә төзелгән һәм эт хуҗаларына 10 500 сумлык штраф салынган.

Электрон аукцион нәтиҗәләре буенча райондагы бер оешма белән 2025 елга муниципаль контракт төзелгән, ул арытаба да этләрне тоту белән шөгыльләнәчәк.

Шушы көннәрдә хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәте административ комиссия һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге белән берлектә гражданнарның урамнарда этләр саны артуга карата язган шикаятьләре буенча рейд үткәрде. Рейд барышында 6 эт тотылды, шулай ук РБ, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.7 маддәсенең 1-нче өлеше буенча 3 беркетмә төзелде.

Тотылган этләрнең 70 процентының хуҗасы бар! Авыл хуҗалыгы идарәлеге, күңелсез хәлләр булмасын өчен, поселок территориясендә эт асрау кагыйдәләрен үтәргә, аларны чылбырда тотарга һәм бары тик ныклы бәйдә генә урамга алып чыгарга киңәш итә.

Һәрбер эт хуҗасы шуны белергә тиеш: эт асрау кагыйдәләрен бозу сәбәпле кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән очракта, эт хуҗасына закон нигезендә административ җәза билгеләнә һәм шулай ук зыян салган өчен компенсация түләтелә.

Шуны онытмагыз, эт һөҗүм иткән кеше урынында сез үзегез яки сезнең балагыз булырга ихтимал!

Данис Әминов, авыл хуҗалыгы идарәлегенең производство бүлеге начальнигы.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: